Ул, гадәттәгечә, Яңа ел алдыннан бер атна дәвамында (23.12-29.12) барачак һәм 30 нчы декабрьдә проектның финалистларын игълан итәчәкбез.

“Тәмле марафон” проектының максатлары:

  • татар һәм тугандаш халыкларның (кырым татарлары, башкортлар, төрекләр, ногайлар һ.б.) милли ризыкларын популярлаштыру, татар милли ашларын бөтен дөньяга (иң беренче чиратта – татар һәм тугандаш халыклар дөньясына) таныту;
  • тәҗрибә уртаклашу, интернет-кулланучыларны өйдә милли ризыклар әзерләү өчен тиешле мәгълүмат (рецептлар) белән тәэмин итү;
  • Яңа елны гаилә белән үзебез әзерләгән милли ризыклар, сый-нигъмәтләр тулы өстәл янында каршы алуны оештыру;
  • милли аш-су мәдәнияте аша тугандаш халыклар белән дуслыкны ныгыту.

Марафон барышында аш-су осталарының дәрәҗәсе тагын да артыр, аккаунтларына язылучылар саны өстәлер – тәмле марафончылар күпләрнең кумирларына әверелер һәм бик күп рәхмәт сүзләре ишетер, дип көтеп калабыз!

МАРАФОНДА КАТНАШУ ӨЧЕН:

  1. 23 декабрь 21:00 сәгатькә кадәр ВКонтакте’да https://vk.com/tamlemarafon берләшмәсендә беркетелгән әлеге язма астында катнашуыгызны белдереп “+” куярга һәм ФИО белән үзегез яшәгән төбәк/шәһәр/районны күрсәтегез (мәсәлән, + Раил Гатауллин, Казан шәһәре). Һәр кеше үзе өчен генә гариза калдыра ала;
  2. Катнашуыгызны белдергәннән соң, әлеге язма белән үз аккаунтыгызда уртаклашырга тәкъдим итәбез! Сезнең язманы күреп проектка дусларыгыз да кушылыр, алар белән бергә проектта катнашу күңеллерәк булыр. Марафон башланганнан алып финалистлар игълан ителгәнче катнашучының аккаунты ачык булырга тиеш.
  3. 23-29 декабрьда – атна дәвамында көн саен бирелгән темалар буенча табынга татар һәм тугандаш халыкларның ризыкларын әзерләргә, әзерләү процессында үз эшегезне фотога яисә видеога төшерергә (кимендә 1 видео яисә 2 фото, мәсәлән: мичкә/духовкага тыкканчы һәм мичтән/духовкадан алып табынга куйгач) һәм аларны, әзерләнгән ризыкның рецептын язып #тәмлемарафон хэштегы һәм ризыкның исеме язылган хэштег (мәсәлән, #гөбәдия хэштегы) белән үзегезнең ВКонтакте аккаунтыгызда урнаштыра барырга кирәк. Проектта татар клавиатурасын кулланып (https://tat-i.net/tt/node/12) катнашуыгыз сорала.

Темалар:
23.12 (җомга) – Баллы камыр ризыклары (чәкчәк, гөбәдия, коймак һ.б.)
24.12 (шимбә) – Итле камыр ризыклары (өчпочмак, итле бәлеш һ.б.)
25.12 (якшәмбе) – Балалар кухнясы (балалар белән бергә катнашу хуплана) (салат-коктейльләр, боламык ашлар, кондитер ризыклары һ.б.)
26.12 (дүшәмбе) – Салкын кабымлыклар һәм салатлар (пешкән яисә каклаган итләр, төрле салатлар һ.б.)
27.12 (сишәмбе) – Кайнар кабымлыклар (тутырмалар, тутырган тавык, казылык һ.б.)
28.12 (чәршәмбе) – Икенче кайнар ризыклар (казанда ит, пешкән бәрәңге һ.б.)
29.12 (пәнҗешәмбе) – Ашлар (төрле ашлар, шулпалар, пилмәннәр, кулламалар, һ.б.)

Финалистлар 30 декабрьдә игълан ителә! Финалистлар 2023 елның 1 кварталында Казан шәһәренең иң шәп рестораннарының берсендә, концерт номерлары белән бергә үрелеп барылган тантанада бүләкләнәчәкләр.

PS. #Тәмлемарафон башланып 1-2 көн үткәч катнашучылар өчен Telegram’да приват-чат ясалачак. Әлеге чатта аш-су осталары бер-берсе белән таныша, дуслаша, аралаша, рецептлар алыша алачак. Һәм иң мөһиме – бары тик әлеге чатта гына оештыру моментлары булачак.

Хәерле сәгатьтә! 🙏🏻 Уңышлар теләп, #татнетныүстерүфонды

Җавап калдыру

,
Похожие новости