Мөхтәрәм “Питер Татар” порталын укучылар һәм дуслар!

Яңа – 2023 ел нинди булачак? Кызыксынып Йолдызнамәгә күз салдык.

Туасы елда игътибар үзәгендә Гаилә булачак.

Гаилә безгә рухи җылылык, җан тынычлыгы һәм киләсе көнгә ышаныч бирәчәк.  Гаилә нигезендә бер – береңне аңлау ятачак.

 Гаилә тотырыклылыгы, әлбиттә, һәркайсыбызның нинди өлеш кертүенә бәйләнгән. Шунлыктан, күп йөгерергә, фидакарь эшләргә һәм җитди уйланырга туры киләчәк.

Алдан күрергә яратучылар киләсе ел иң бәхетлеләрдән булачак дип вәгъдә итә.  Тетрәнүләр булмачак дип ышандыралар. Киләсе елда иң уңышлы саннар:  9921, иң уңышлы төсләр: яшел, алсу, сирень һәм ак төсләр дип исәпләнә. 

 Куян – песи елында безне изгелек, яхшы мөгамәлә, гаилә бәхете һәм байлык көтә, ди.

 Менә шушы изге юрауларны Piter tatar порталы  журналистлары бөртеген дә әрәм итмичә Сезгә  Зәрия Хәсәнова аша җиткерә һәм  барлык изге омтылышларыгыз тормышка ашар, дип ышана.

Җавап калдыру

, , ,
Похожие новости