1 декабрьдә Санкт-Петербургтагы Татар мәдәни үзәгендә татарларга гына түгел – бар Россия яшәүчеләренә дә мәгълүм татар каһарман шагыйрь Муса Җәлилгә багышланган “Җәлил укулары” дигән чара булып узды. Аны Санкт-Петербург шәһәрендә һәм Ленинград өлкәсендә Татарстан Республикасының даими вәкиллеге ярдәме белән Санкт-Петербургтагы КФУ Каюм Насыйри институты мәгариф һәм мәдәният үзәге татар теле методисты, Санкт-Петербургтагы “Ак калфак – Нева” татар хатын-кызларының иҗтимагый оешмасы рәисе Фирая Рәшитова оештырып алып барды.
Муса Җәлил Бөек Ватан сугышында катнашып, Ленинград һәм Волхов фронтларында сугышып, алманнарга әсирлеккә эләккән, яшерен фашизмга каршы төркем башлыгы булган. Германиядәге Моабит төрмәсендә утырып, ул бик матур, тирән татарча шигырьләр иҗат иткән, һәм, кызганычка каршы, Ватанына кайтырга аңа насыйп булмады. Бөтен дөньяга аның төрмәдә язылган шигырьләр “Моабит дәфтәрләре” исемендә танылган. Үлгәннән соң Муса Җәлилгә Совет Союзы каһарманы исеме бирелгән иде. Хәзер каһарман шагыйрь турында хәтер Татарстан Республикасында да, Санкт-Петербургта да, бөтен Россиядә дә саклыйлар.
Бер ел элек Санкт-Петербург Калинин районы 146 нчы гомуми белем мәктәбенә Муса Җәлил исеме бирелгән иде. Анда шагыйрьгә багышланган почмак та бар. 1 декабрьдә булып узган чарада шул мәктәпнең укучылары катнаштылар, алар белән бергә Калинин районыннан “Образ” студиясе тәрбияләнүчеләре дә килделәр. Балалар Муса Җәлил шигырьләрен яттан укыдылар – русча гына түгел, инглизчә дә, хәтта әрмәнчә.
Балалардан тыш, Санкт-Петербургтагы “Җәлил укулары”на мондагы Каюм Насыйри үзәге татар теле олы укучылары да катнаштылар. Бер дәрес тә калдырмаучы кыз Эльвира Сәхәбетдинова русча “После войны” шигырен укыды, бу шигырь сугыш тәмамланыр алдыннан язылган булса да, анда җиңү май аенда килеп җитәр дип әйтелә, дип ассызыклады Эльвира. Зөбәрҗәт Ягъфәрова “Ышанма” шигырен татарча яттан укыды, Диләфрүз Мангушева – “Сәгать” һәм “Томанлы гыйшык” шигырьләрен. Татар теле үзөйрәткече авторы Максим Кузнецов шигъри укулар өчен “Сөю” шигырен сайлады, аны татарча да, русча да укыды. Бу шигырь сугышта һәлак булучы солдат турында бәян итә, шуның белән бәйле рәвештә без ул сугышта да, хәзергесендә дә һәлак булган гаскәриләр турында хәтерләргә тиешбез, диде Максим. Чара башында исә “Катыйльгә” шигырен 8 яшьлек Раил Арсланов укыды. Аның әнисе Ася Августа-Никифорова курсчыларның бар чыгышларын да видеога төшерде. Үз чыгышы белән тамашачыларны “Герман көе” җырын башкарган Эльвира Хаммасова җитәкчелегендәге “Ак каен” ансамбль шатландырды.
“Җәлил укулары”нда бар катнашучылар да Татарстан Республикасының даими вәкиллегеннән мактау грамоталарын алдылар, балалар – татлы бүләкләр дә. Чара ахырында мәдәни үзәк кунакларын тәм-том әйберләре белән чәй эчәргә чакырдылар.
Кичен исә Фирая Рәшитова Санкт-Петербургта яшәүче Муса Җәлилнең кызы – Люция Муса кызы Җәлилевага кунакка барды. Люция Муса кызы җәмәгать танылган әтисен хәтерләвенә, аның шигырьләренә карата кызыксыну барына бик шат булды, барыбызга да сәлам тапшырды.
Максим Кузнецов,
КФҮ фәнни хезмәткәре.
Фотолар архивтан алынган.
Читайте также материал Аси-Августы Никифоровой об этом мероприятии на русском языке: https://piter.tatar/2024/12/03/vii-mezhdunarodnye-dzhalilovskie-chteniya/