16 июльдә Россиянең иң көнбатышында – Калининград өлкәсендә татар һәм башкорт халкының шаулап-гөрләп милли бәйрәмебез – Сабантуй булып узды. Бәйрәмне «Кардәшлар» төбәк татар-башкорт мәдәният җәмгыяте оештырды.
Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгы, Бөтендөнья татар конгрессы, Региональ муниципаль үсеш һәм эчке сәясәт министрлыгы, Калининград өлкәсенең төбәк халык сәнгате йорты, Гурьев муниципаль округы идарә итү ярдәм иттеләр.
Татар һәм башкир вәкилләре Гурьевскның Мәдәният паркы территориясенә бөтен төбәктән җыелдылар. Бәйрәмгә барлык яшәүчеләр һәм кунаклар, төрле милләт кешеләре, милли һәм мәдәни җәмгыятьләр чакырылды.
Ачылу тантанасында Татарстан Республикасы вәкиле Илнур Шарипов, Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты рәис урынбасары Сабантуен уздыру уңаеннан мөрәҗәгате укып чыкты.
Шулай ук Гурьев районы башлыгы Алексей Курилов, региональ муниципаль үсеш һәм эчке сәясәт министрлыгы вәкиле Валерий Егоркин, “Кардашлар” җәмгыяте рәис Амир Хайруллин халкын бәйрәм белән ихлас котлап чыгыш ясадылар.
Бәйрәмнең рәсми өлешеннән соң, сабантуй уеннары башланып китте. Сәхнәдә төрле коллективлар катнашлыгында зур концерт барды. Анда татар җырлары җырланды, биюләр күрсәтелде.
Казаннан килгән искиткеч җырчы Лилия Рөстәм кызы Хайруллина бик матур концерт программасы башкарды, төрле милли җырлар җырлады. Аның сөйкемле тавышы барлык кешеләрне дә җәлеп итте. Бөтенебез Лилия башкарган бик моңлы җырларны бик рәхәтләнеп туган көйләрең тыңладык, аның белән туган телдә иркен аралаша алдык.
Программаның вокал һәм бию өлешен “Кардашлар” җәмгыятенең “Балтыйк Буйлары” ансамбле әгъзалары тәкъдим итте.
Калининград өлкәсенең башка милләт оешмалары да читтә калмады, концертта катнаштылар: Калининград өлкәсенең Якут җәмгыяте, «Таджикистан-Орионажод» җәмгыяте, “Йолташ-Дружба” фин-угор халыклары культурасын үстерү өчен җәмгыять. Алар күргәзмәләрең дә оештырдылар.
Милли халык уеннарында уйнамаган бер кеше дә калмагандыр. Уен мәйданчыкларында бәйрәм кунаклары традицион уеннарда һәм ярышларда катнаштылар. Сабантуй уеннарыннан анда милли көрәш, көянтә -чиләк белән су ташып йөгерү, авызга йомырка салынган кашык кабып йөгерү, аякларга капчык киеп йөгерү, күзне бәйләп чүлмәк вату, аркан-канат тарту кебек уеннар уйналды. Конкурсларда һәм ярышларда җиңү өчен катнашучылар бүләкләр һәм истәлекле сувенирлар белән бүләкләнделәр.
Сабантуйның күңелле мизгелләренең берсе – ул да булса, милли көрәш. Элек-электән Сабантуйның күрке булып, нәкъ тә көрәш санала. Бу юлы Калининград һәм төбәктәге спорт мәктәпләреннән көтелмәгән күп санлы яшь көрәшчеләр ярышырга теләүчеләр исемлегенә язылып керделәр.
Кунаклар милли ризыкларны татып карый алды.
Әйтергә кирәк, вакыты вакыты белән һаваның көйсезләнеп, яңгыр явып торуы да бәйрәм тантанасын бозмады, халык таркалмады. Кулчатырлар тотып, халык мәйданда тамаша калды, уеннарда катнашты.
Бәйрәм тамашачылары оештыручыларга рәхмәтләрен белдерделәр.
Сабантуй милләтара хезмәттәшлекне һәм үзара аңлашуны үстерүгә хезмәт итә, бөтен Россия халкының бердәмлегенә, мәдәният һәм гореф-гадәтләрне саклауга һәм үстерүгә, барлык халык вәкилләре белән гармонияне һәм яхшы күршелекне ныгыта. Төбәк халкын татарларның һәм башкирларның мәдәнияте һәм гореф-гадәтләре белән таныштыра.
КРОО “Кардшлар”, Рамил Каюмов