Шушы көннәрдә Башкортостанда татар телендә нәшер ителүче “Кызыл таң” гәҗите китапханәсендә күренекле Петербург журналисты, язучы, туган якны өйрәнүче, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Рәхим Теләшев китаплары урын алды.

Басмалар арасында авторның “Татарлар һәм урыслар” (Татары и русские), “Нева ярларында татарлар” (Татары на берегах Невы), “Татарлар Бөек Ватан  сугышында  һәм  Ленинград камалышында” (Татары в Великой Отечественной войне и блокаде Ленинграда), “Санкт – Петербургның татар җәмгыяте” (Татарская община Санкт – Петербурга) һәм башка китаплары бар.

Рәхим Теләшев язган китапларда төньяк башкала һәм Ленинград өлкәсендә яшәүче милләттәшләр тарихы һәм алар белән бәйле вакыйгалар киң яктыртыла. Арада, әлбиттә, Башкортостан җирлегендә туып – үскән һәм арытабангы язмышын Санкт-Петербург белән бәйләгәннәр дә шактый.

“Кызыл таң” гәҗите Башкортостан Республикасының көндәлек иҗтимагый – сәяси басмасы. Аның  битләрендә республиканың икътисадый, мәдәни һәм фәнни тормышы киң яктыртыла.

 Гәҗитнең тарихы бай һәм кызыклы.  Башкортостан  Вакытлы революция Советының басма органы буларак, “Кызыл таң” 1918 елның 1 мартыннан «Башкортостан» исеме астында басыла.

 “Кызыл таң” 1919 елның 14 сентябрендә Кече Башкортостан башкаласы Эстәрлетамак шәһәрендә “Башкортостан хәбәрләре” (Известия Башкортостана) исеме астында чыга.

Йөз ел элек, 1922 елның 14 июнендә мохтәрият Эстәрлетамактан Уфага күчерелә.

Биредә ул тәүге исеме “Башкортостан” исеме белән нәшер ителә.

1924 елда ВКП(б) башкорт өлкә Комитеты «Башкортстан» атналыгын үзгәртеп кору уңаеннан башкорт телендә «Башкортостан» һәм татар телендә «Яңа авыл» исемендә ике аерым гәҗит басылачагы турында Карар кабул итә. 1930 – 1941 елларда гәҗиткә “Коммуна” исеме бирелә. 

 Бөек Ватан сугышы елларында 1941  елның 8 июленнән  1944 елның  12 мартына кадәр гәҗит чыкмый тора. Иръегетләрне фронтка алалар, мохтәрият бушап кала.

 1944  елның 12 мартыннан татар басмасы хәзерге “Кызыл таң” исеме белән нәшер ителүен яңадан башлап җибәрә.

Әйтергә кирәк, “Кызыл таң” гәҗите милләтебез тарихына һәм тормышына һәрчак зур игътибар бирде. Бу хакта төрле темага очерк, мәкалә, репортаж һәм башка язмалар даими басылып тора.

Шунлыктан, Рәхим Теләшев язган китаплар бүгенге көндә “Кызыл таң” гәҗите китапханәсендә лаеклы урын били.

Зәрия Хәсәнова, “Кызыл таң” гәҗитенең элеккеге мәгълүмат бүлеге мөдире, “Питер Татар” порталы журналисты.

Җавап калдыру

Похожие новости