Татар теле көне уңаеннан, 23 апрель көнне, “Питер Татар” порталы Габдулла Тукайга һәм аның иҗатына багышланган «Тукай-квиз 2022» онлайн-викторинасы үткәрәчәк.

Конкурсантларга татар телендә Г.Тукайның биографиясе һәм иҗаты турында 12 сорау (җаваплар вариантлары белән) тәкъдим ителәчәк. Һәр сорауга 1 минут бирелә, дөрес җавап һәм җавап вакыты өчен баллар исәпләнә.

Онлайн-викторина 23 апрельдә 15:00 сәгатьтә башлана.

“Тукай-квиз 2022” теркәлү һәм катнашу адресы: https://play.myquiz.ru/p/301408

Нәтиҗәләр онлайн режимда викторина сайтында урнаштырылачак. Җиңүчеләр рәсми рәвештә 28 апрельдә игълан ителәчәк.

Җиңүчеләрне истәлекле бүләкләр көтә.

Җавап калдыру

Похожие новости