Санкт-Петербургның “Ак калфак – Нева” татар хатын-кызларының иҗтимагый оешмасы Татарстан Республикасының Санкт-Петербург шәһәрендәге һәм Ленинград өлкәсендәге Даими вәкиллеге белән берлектә Россия Герое Тимур Сираҗетдиновка багышланган тантаналы линейкада катнашты.
Шәһәр һәм өлкә татар мәдәнияте яңалыклары.

Санкт-Петербургта Михаил Васильевич Ломоносов исемендәге үзәк район китапханәсендә “Татар мәдәнияте көннәре” дәвам итә

Санкт-Петербург шәһәренең Василеостров районында урнашкан Михаил Васильевич Ломоносов исемендәге узэк китапханәсендә “Татар мәдәнияте көннәре”н ачу тантанасы уңышлы узды.

Муса Җәлил: үлемсезлеккә хөкем ителгән
Санкт-Петербургның Татар мәдәният үзәгендә каһарман-шагыйрь, Ленинграднын сакчысы Муса Җәлилгә багышланган “Муса Җәлил: үлемсезлеккә хөкем ителгән” дип исемләнгән иҗат кичәсе узды. Чара “Татар кунакханәсе” ндә Татарстан Республикасының Санкт – Петербург шәһәрендә һәм Ленинград өлкәсендә Даими вәкиллеге планы буенча узды.

Күңелле һәм файдалы вакыйгаларны бергә алып барырга мөмкин
“Ак калфак” татар хатын-кызларының региональ оешмасы рәисе Кадрия Рәис кызы киләсе 2022 елга бурычларны һәм төп эшчәнлегебезне билгеләде.