Әдәбимарафон XXIX тәмамланды.

Без аны татар теле укытучысы Фирая Илгизәровнаның уңайлы Татар мәдәни үзәгендә әйткән юлларыннан башладык һәм тәмамладык.…
“И туган тел, и матур тел, әткәм-әнкәмнең теле!”- Габдулла Тукай
Сентябрь азагында безнең татар теле дәресендә аерым кунак булды – Санкт – Петербургтан әдәби «Әдәбимарафон» лидеры Рәсимә Мөхәммәтхарисовна.
“Әдәбимарафон” – Казан шәһәрендә Раил Гатауллин оештырган татар әдәбиятын өйрәнүгә багышланган Бөтендөнья марафоны.
Рәсимә ханым безгә бу марафонның ни өчен файдалы булуы, аның ничек узачагы турында сөйләде, шулай ук барлык күрсәтмәләрне һәм үзенең үгет-нәсыйхәт сүзен бирде.
Безнең татар телен өйрәнүчеләр төркеме, туган телебезне барыбыз да белмәсәк тә, шунда ук теркәлде.
Безнең һәрберебез бу марафонда үз әсәрен укыды. Кемдер Ибраһим Хәбир хикәяләре, кемдер балалар әдәбиятын өйрәнүгә чумган, Нәби Дәүли, Муса Җәлил…
Укып кына калмадым, ә мөстәкыйль рәвештә ошаган өзекләрне бастырдым, башкалар да ниндидер яңа нәрсәне белсен өчен.
Мин, әйтик, улым белән Габдулла Тукай әсәрләрен укыдым, бу минем туган телемне өйрәнүдә үз җимешләрен бирде һәм кулъязма сүзлегемә шактый өстәлде.
21 көн сизелмичә генә үтте! Кичә без финалистларның матур дипломнарын алдык һәм хәзер катнашучылар белән Санкт-Петербургта очрашуыбызны көтәбез.
Безнең марафонда катнашучылар сафына гыйнварда кушыласыз.
Без үзебезнең курсларда татар телен өйрәнеп кенә калмыйбыз, мәдәнияткә, әдәбиятка да чумабыз, а шулай ук бергә вакыт үткәрәбез.
Без бергә!

Ася-Августа Никифорова, СПб КФУ Каюм Насыйри институты татар теле курслары укучысы, “Әдәбимарафон” катнашучысы (фотода беренче рәттә)

Татарчага Фирая Рәшитова,
СПб КФУ Каюм Насыйри институты татар теле методисты, тәрҗемә итте.
Фото архивтан алынган.

Бу хәбәрне русча да укып була: https://piter.tatar/2024/11/07/zakonchilsya-xxix-adabi-marafon/

Җавап калдыру

, , ,
Похожие новости