6 ноябрьдә Татар милли үзәгендә Татарстаннан тарихчы Альберт Борһанов белән очрашу булып узды. Бу очрашуда Санкт-Петербургтагы КФУ Каюм Насыйри институты мәгариф һәм мәдәният үзәге татар теле курслары каршындагы фәнни-методик киңәш әгъзасы Максим Кузнецов катнашты. Ул хөрмәтле кунакка Петербургтагы Каюм Насыйри үзәгеннән үзенең “Татарский язык с нуля: самоучитель для начинающих” китабын бүләк итте.

Әлеге китап, татар теле үзөйрәткече, 1300 данә тиражы белән бастырылган булса да, ул бик тиз таратып һәркайда бетте, хәзер аны басма версиясендә сатып алып булмый инде. Әмма татар теле үзөйрәткеченә ихтыяҗ татарлар арасында шактый зур. Шуңа күрә Санкт-Петербургтагы КФУ Каюм Насыйри институты мәгариф һәм мәдәният үзәге татар теле курслары методисты Фирая Рәшитова инициативасы буенча бу китапның икенче тиражы бастыру процессы башланды. Ул һәм аның укучылары Артём Кураев һәм Алла Панова язган гариза Бөтендөнья татар конгрессына кадәр килеп җитте, аннан китапны Татарстан мәгариф үстерү институтында рецензияләделәр. Хәзер аны яңадан бастыру өчен финанслау эзләнә.

Без ихлас күңелдән Бөтендөнья татар конгрессында эшләүче Альберт Борһанов ярдәме, аның белән киләчәктә дә хезмәттәшлеккә өметләнәбез. Казан татарлар үзләренең төбәкләрендә яшәүче милләттәшләренә ярдәм итәргә тиеш, шулай булсын да!

СПб КФУ Каюм Насыйри институты
Фото архивтан алынган.

Җавап калдыру

Похожие новости