Татарстан​ Республикасының Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсе Даими вәкиллеге, татар милли-мәдәни автономиясе һәм Санкт-Петербургның “Ак калфак – Нева” татар хатын-кызлар иҗтимагый оешмасы белән берлектә, татар дөньясын алга әйдәүдә зур эш башкара. Алар бергәләп Ленинградта яшәүче якташларны барлый, хөрмәтли, халык хәтеренә кайтара.

4 февральдә алар булышлыгы белән Бөек Ватан сугышында Ленинград камалышында калган якташыбыз Сатирә Сәгъдиеваны туган көне белән котлау оештырылды. Аны “Ак калфак-Нева” татар хатын-кызлар иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Фирая Рәшитова,  оешманын бер төркем әгъзасы  өенә барып котлап, чәчәк​ бәйләме һәм истәлеккә бүләк – “Татар дөньясы” дип исемләнгән китап-альбом, “Блокадалы – җиңүле” кул эшләнмәсе тапшырды.

Җылы сүз – җан азыгы, аралашу җылы һәм хәтердә калырдай узды. Хатирәләр барланды, туган як турында матур мизгелләр барланды. Котлау һәм игътибардан Сатирә апанын бик күңеле булды. Улы, килене, оныгы җылы котлау оештыручыларга чиксез рәхмәтле.

Рәзимә Кашапова.
Татарстан Республикасы Журналистлар берлеге, “Ак калфак” татар хатын-кызлар​ оешмасының Зәй бүлеге әгъзасы

Җавап калдыру

, ,
Похожие новости