18 февральдә, Муса Җәлил туган көне уңаеннан, «Питер.Татар» порталы «Җәлил-квиз» исемле викторинасын үткәрде. Бу викторинада татар каһарман-шагыйре гомере һәм иҗаты белән бәйләнгән 20 сорау булды. Катнашучыларның саны да 20 булып чыкты.

Бу айда Санкт-Петербургта Муса Җәлил исеме белән бәйләнгән төрле чаралар булып узды. Мәсәлән, 3 нче февральдә Чайковский урамындагы Татар мәдәни үзәгендә шагыйрьгә багышланган «Аулак өй» төбәкара конкурсының региональ этабы булды, 14 нче февральдә исә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары һәм Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев үз эш сәфәре вакытында Петербургтагы Җәлил һәйкәле янына чәчәкләр куйды. 15 нче февральдә, шагыйрьнең туган көнендә, шәһәрнең татар җәмгыяте вәкилләре дә чәчәкләр куйдылар. Аннары Татарстан Республикасы Санкт-Петербург шәһәрендә һәм Ленинград өлкәсендә даими вәкиллегендә рәссамның Роман Абдуллинның Муса Җәлилгә багышланган рәсемнәренең күргәзмәсе ачылды, бу чарада шагыйрьнең кызы Люция Җәлилева да катнашты.

«Җәлил-квиз» викторинасы шагыйрь исеме белән бәйләнгән чараларны тәмамлады. Специаль сайтта онлайн рәвештә узган викторина вакытында катнашучыларга төрле сорауларга җавап табарга кирәк иде. Кайбер сорауларга барысы да дөрес җавап белгәннәр, кайберларга исә шагыйрь иҗатын чын белүчеләр генә җавап тапты. Мәсәлән, катнашучыларга Муса Җәлилнең беренче шигъри җыентыгының исемен белергә кирәк иде, аның шигырьләрен әдәбият өчен кемнәр саклаганын да. Дөрес җавапларның санына гына түгел, җавап бирә алуның тизлегенә дә шул ярышта кем җиңәчәк бәйле булды.

Беренче урынны «Файда» татар мәдәният җәмгыяте әгъзасы Диләрә Йосыпова алды. 20 сорауга 3 минут һәм 7 секундта гына җавап биреп, ул туган татар мәдәниятен чыннан да юратуын һәм белүен исбатлады. Сүз уңаеннан, 14 нче февральдә Васил Шәйхразыев Диләрәне Бөтендөнья татар конгрессыннан рәхмәт хат белән бүләкләде. Без аны казанылган җиңүе белән чын күңелдән котлыйбыз! «Алтын» яулап алган Диләрә дә, «көмеш» һәм «бронза» алган катнашучылар да «Питер.Татар» порталы редакциясеннән акча призларына лаеклы булдылар.

Максим Кузнецов,

КазФҮ гуманитар лабораториясе фәнни хезмәткәре

(фото Петербургтагы В. Шәйхразыев катнашуындагы киңәшмә көнне ясалган)

Җавап калдыру

, , ,
Похожие новости