Санкт-Петербургның Кронштадт районы белән Татарстан Республикасының Яшел Үзән шәһәрләре чирек гасырдан артык мәдәни социаль-икътисади хезмәттәшлек алып бара. Төбәкләр арасындагы хезмәттәшлекне ныгытуга юнәлдерелгән уртак проектларны үстерү – өстенлекле юнәлешләрдән. Шул рәвешле әлеге хезмәттәшлекнең дәвамлы, нәтиҗәле булуы куандыра. Тотрыклы хезмәттәшлек кысаларында.

Кронштадт районында чираттагы “Тылсымлы кораблар шәһәре” күргәзмәсе ачылды. Экспозициягә Кронштатдның М.К. Аникушин исемендәге балалар сәнгать мәктәбе һәм Яшел Үзән мәгариф учреждениеләре, Казан шәһәренең 3 нче сәнгать мәктәбе укучылары картиналары урын алды.

Күргәзмәдә һәр эш үзгә, кабатланмас, карап туйгысыз матур.

– Күргәзмә Кронштадт халкы өчен генә түгел, кунаклар һәм туристларны да күздә тотып оештырылды, – ди “Рус музее” волонтеры Лалә Әбдевәлиева.

Кронштадт өчен флот – аның мөһим өлеше. Ул Петр 1 тарафыннан Санкт Петербургның диңгез киңлекләрен саклау өчен булдырылды. Шул рәвешле Ленинград, Петроград һәм Санкт-Петербургка оккупантлар басып керә алмады, чөнки аны Кронштадт саклады. Шунысы игътибарга лаек, яшелүзәнлеләр суднолар төзиләр: ике шәһәр арасында багланыш булуга җирлек бар, димәк.

Кронштадт белән Яшел Үзән арасындагы хезмәттәшлек, проектлар дәвамлы булып, безгә аларның шактый уртак күргәзмәләрендә булырга язсын, – ди Санкт-Петербургның “Ак калфак-Нева” татар хатын-кызлар иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Фирая Рәшитова.

Рәзимә Кашапова.

Татарстан Республикасының Санкт-Петербург шәһәре һәм Ленинград өлкәсе даими вәкиллеге Ринат Вәлиуллин исеменнан сәламләү хатын Санкт-Петербургның “Ак калфак-Нева” татар хатын-кызлар иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Фирая Рәшитова укыды һәм Яшел Үзән сәнгать галереясе директоры Татьяна Садкова белән Кронштадт балалар сәнгать мәктәбе директоры Римма Ремишевскаяга Рәхмәт хаты тапшырды.

Сезгә аеруча шәһәр үзе һәм аның тарихи истәлекле урыннары, “Фортлар утравы”, диңгез сәфәре аллеясе, Инчхон скверы булган Тарихи-музей паркы тәэсир калдырачак.

“Яшел Үзән хәбәрләре” сайты һәм “Зеленодольская правда” газетасы.

Җавап калдыру

Похожие новости