Таң атып, нурлары
Үпкәндә кырларны,
Чишмәләр, күлләрне
Һәм калын урманны,
Сандугач уянып
Канатын кагына
Һәм карый ашкынып
Тын урман ягына.
Ул якын сердәше
Чишмәне сагына;
Таң кошын юксынып
Чишмә дә зарыга.

15 февраль татар халкына, күренекле һәм тарихта җуелмас эз калдырган, ике шәхес бүләк итте.  Каһарман яугир, антифашист Муса Җәлил һәм билгеле җырчы Илһам Шакиров шушы көнне дөньяга килгәннәр.

 Муса Җәлил белән Илһам Шакировның туган көннәре бергә туры килү – аларның дөньякүләм дан казануларына бер матур ишарә. Аллаһы Тәгалә һәм табигать икесен дә иҗади күтәрелешнең иң югары ноктасына җитәр дәрәҗәдә сәләтле итеп яраткан. Муса да, Илһам да милләтебезне, илебезне никадәр яратуларын гамәли тормышта күрсәтте. Икесенең дә гомер юлы каһарманлык белән сугарылган моңлы бер җыр иде.

  Сандугач сайраганда туган былбыл… Илһам Шакиров турында шулай дип әйтергә мөмкин.

  Татарстан Республикасы һәм  Русия Федерациясенең халык артисты, Габдулла Тукай исемендәге Республика премиясе лауреаты,  сәнгать өлкәсендәге югары “Алтын Аполлон” бүләгенә һәм “Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен” орденына лаек булган Илһам Шакировка агымдагы елда тууына 87 ел булыр иде.

 Күренекле татар җырчысы һәм сәнгать эшлеклесе Илһам Гыйльметдин улы Шакиров Татар АССРы Ворошилов районының Яңа Бүләк авылында (хәзерге Тукай районы)  1935 елның  15 февралендә туган.

  1954 елда Казан музыкаль училищесына укырга керә. Бер елдан Казан дәүләт консерваториясе вокал факультетына кабул ителә.  .

 Илһам Шакиров Елена Абросимова һәм Зөһрә Бәйрәшева кебек киң танылу алган педагогларда укый.

  Елена Александровна Бөек Ватан сугышы башлангач, Ленинградтан Казанга күчә. Татар филармониясендә һәм Татар опера һәм балет театрында әйдәүче солистка була. Казан консерваториясендә белем ала. Биредә үк доцент дәрәҗәсендә, 1946 -1972 елларда, укыта.  Розина («Севильский цирюльник» Д. Россини), Джильда («Риголетто» Дж. Верди), Марфа («Патша кәләше» Н. А. Римский-Корсаков) Маргарита («Фауст» Ш. Гуно»), Микаэла һәм Фраскита («Кармен» Ж. Бизе), Карсылу (шул исемдәге Н. А. Римский-Корсаков операсы), («Пиковая Дама» П. И. Чайковский) партияләрен сәләтле башкаручы буларак та таныла.

 Илһам Шакиров аның яраткан укучысы була. Елена Абросимова татар егетендә илаһи моң барлыгын, табигатьтән бирелгән таланты аны бик биеккә күтәрәчәген һәм данын еракларга алып китәсен яхшы тоя.

 Төньяк башкалага кайткач та, Ленинград консерваториясе доценты, профессор, педагог Елена Абросимова яраткан сәләтле укучысын онытмый. Аның иҗатын күзәтеп бара.

 Илһам Шакировның икенче укытучысы профессор Зөһрә Бәйрәшева.   Зөһрә Гәрәй кызы тумышы белән Рязань губернясы Касыйм шәһәреннән. Касыйм татарларының халыкчан моңын тыңлап үскән сәләтле кыз Илһам Шакировның талантына дөрес бәя бирә. Бик күп фәһемле киңәшләр бирә. Бәйрәшева Илһамның җыр- моң иҗаты юлында якты йолдыз булып балкыячагына шикләнми.

  Зөһрә Бәйрәшева Казан музыкаль училищесында белем алган була. Аннары Мәскәү дәүләт консерваториясе каршындагы Татар опера студиясендә укый. Казан дәүләт консерваториясе профессоры булган вакытта кафедра җитәкли.

  1938 -1948 елларда Татар опера һәм балет театры солисткасы. Беренче татар операларында “Сания” һәм “Эшче” үзәк партияләрен башкара. Югары уку йортлары өчен җырчы белгечләр әзерләү буенча оештырылган Бөтенсоюз конференцияләрендә катнаша. 1972 – 1983 елларда Уфа Сәнгать институтында кафедра мөдире.

   Илһам Шакиров 1960 елда Казан Дәүләт консерваториясен тәмамлаганнан соң Габдулла Тукай исемендәге филармониянең әйдәүче солисты – вокалисты була. Җырларны үзенчәлекле башкаруы аңа үз мәктәбен булдырырга ярдәм итә. Талантлы татар сандугачы гомере буе халкыбыз җырларын дөнья буйлап пропагандалады. Җырлары аша ул татар халкының никадәр нәфис һәм гүзәл хисле, дустанә һәм кыю тойгылы, тәвәккәл адымнарга барырга сәләтле милләт икәнлеген күрсәтте.

 Илһам Шакиров репертуары бай һәм төрле иде. Ул башкарган җырлар да, классик композиторлар әсәрләре дә милли моңга төрелеп яңгырады һәм халыкчан моңы белән аерылып торды.

  Илһам Шакиров башкарган татар җырлары, композиторлар әсәрләре, классик музыка җәүһәрләре халкыбызга лаеклы мирас булып күчте. 

 Бәхетемә каршы, Илһам Шакиров белән Казанда да, Уфада да берничә тапкыр очрашырга туры килде. Хәмдүнәнең юбилей концертларында бер табында утырдык.

  Мәкаләне язганда интернеттагы ачык мәгълүмат файдаланылды.

 Фоторәсемнәрдә: Илһам Шакировның укытучысы: Зөһрә Бәйрәшева; Илһам Шакиров белән Хәмдүнә Тимергалиева озак еллар бергә эшләде.

Зәрия Хәсәнова, Санкт-Петербург шәһәре һәм Ленинград өлкәсе Татар журналистлары клубы рәисе.

Җавап калдыру

Похожие новости