Киткән чакта, кызым. Нигә шулай  
Күзләремә әрнеп карадың
Сиздеңмени әткәң йөрәгенең
Синең янда өзелеп калганын

Мин саклармын йөрәк каным белән,
Илемне һәм сезне аппагым!
Шатланырмын күреп һәр таң саен
Үз илемдә Чулпан калыкканын.
(“Чулпанга” шигыреннән)

Санкт-Петербургта татар халкының данлы улы, Советлар Союзы Герое, Ленин премиясе лауреаты, билгеле антифашист, герой-шагыйрь Муса Җәлилгә һәйкәл ачылуга унбер ел тула.

Һәйкәл 2011 елның 19 маенда Санкт-Петербург шәһәренең Василий Утравы районында, Гаванская урамы белән Урта проспект кисешкән чаттагы бакчада ачылды.

Муса Җәлилгә һәйкәл ачкан көнне

Һәйкәлгә татар һәм урыс телләрендә «Татар халкының бөек улы, Ленинградны яклаучы, көрәшче-шагыйрь, антифашист Муса Җәлилгә», дип язылган.

Муса Җәлил һәйкәлен Башкортостанда туып-үскән Тукай, Атаулла Баязитов, Пушкин һәм Гумилев һәйкәлләре авторы, билгеле сынчы, Әхнәф Зыякаев иҗат итте. 

Белгечләр төньяк башкаладагы Муса Җәлил сынын иң күркәм, сәнгати биеклек дәрәҗәсендә иҗат ителгән дип саный.

Һәйкәлне ачу тантанасында Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашкан иде.

Каһарман яугир Муса Җәлилгә Петербургта һәйкәл кую табигый хәл. Татар халкының күренекле шагыйре Бөек Ватан сугышы елларында Ленинград фронтында һәм Волхов фронтында (1941- 1942) өлкән сәяси хәрби җитәкче  дәрәҗәсендә көрәшкән, «Отвага» исемле фронт гәҗитендә хәрби хәбәрче булган.

Җәлил бик җиңел яза. Аның талантлы каләме астыннан җитди дә, юмор белән тулы да, фашистан каһкаһә белән көлгән язмалары да үз фамилиясе белән дә һәм псевдоним белән дә даими туып тора.

Любань операциясе вакытында Муса Җәлил каты яраланып, аңсыз килеш, әсирлеккә эләгә. Әсирлектә дә Муса дошманга каршы көрәшне дәвам итә. Немецлар оештырган «Идел-Урал» легионына языла. Шпандау концлагеренда төрмәдән качу өчен төркем оештыра. Яшерен оешмадагылар восстаниега әзерләнә. Әмма 1943 елның августында, восстаниегә берничә көн кала, бер бәндә аларны сата.

1944 елның 25 августында Берлиндагы Плётцензее төрмәсендә Муса Җәлил һәм аның ун көрәштәше: Абдулла Алиш, Гайнан Кормаш, Фоат Сәйфелмөлеков, Гариф Шабай, Әхмәт Симай, Абдулла Баттал, Зиннәт Хәсәнов, Әхәт Атнашев, Сәлим Бохаров гильотинада җәзага тарттырыла. Озак вакыт Муса Җәлилнең һәм аның көрәштәшләренең язмышы билгесез була. 

 …1945 елның маенда Берлинны алган совет гаскәрләре фашист төрмәсе Моабитка бәреп керә. Буш төрмә ишегалды буйлап җил уйный.  Шунда яугирләрнең берсе урыс хәрефләре белән язылган кәгазьгә игътибар итә. Немец китабыннан ертылган биткә: “Мин билгеле татар язучысы Муса Җәлил. Сәяси гаепләү нәтиҗәсендә Моабит төрмәсендә тоткынлыкта, тиздән атарлар, могаен. Әгәр безнекеләрдән берәрсенә бу язма эләксә,  минем иптәшләремә – Мәскәүдәге язучыларга сәламемне җиткерегез” – дип язылган була. Арытаба язучыларның исемнәре атала һәм үз гаиләсенең (хатыны Әминә белән кызы Чулпан яшәгән) адресы күрсәтелә.

 Батыр – ватанпәрвәр татар шагыйре турындагы тәүге хәбәр Ватанга шулай җитә.

 Муса Җәлил фашист тоткынлыгында ике елдан артык була. Әмма аның тынгысыз йөрәге бу коллыкка буйсынырга теләми. Туган халкын, илен һәм гаиләсен чиксез сөюе алга таба этәргеч була. Муса дошманның үз  өнендә фашистларга каршы яшерен оешма төзүдә башлап йөри. Үлем лагеренда ул фикердәшләр, дуслар һәм милләттәшләр таба.

Фидакарь эзләнүләр шагыйрьнең фаҗигале язмышын ачыкларга ярдәм итә. Муса Җәлилнең төрмәдә язган “Моабит дәфтәре”н бельгияле антифашист Андре Тиммерманс алып кайта. Ул аларны Советлар Союзы консулына тапшыра. СССР Югары Советы Президиумының 1956 елның 2 февралендәге указы белән немец-фашист басып алучыларына каршы көрәштә күрсәткән искиткеч батырлыгы һәм каһарманлыгы өчен Муса Мостафа улы Җәлиловка (әдәби псевдонимы — Муса Җәлил) Советлар Союзы Герое (үлгәннән соң) исеме бирелә. 1957 елда “Моабит дәфтәре” җыентыгы өчен Ленин премиясе лауреаты исеменә лаек була. Дәфтәрләр Татарстан Республикасының Дәүләт музеенда саклана.

Санкт-Петербург татарлары Муса Җәлилне онытмый.Төньяк башкаладагы Муса Җәлил һәйкәле янына петербурглылар елына ким дигәндә, ике тапкыр шагыйрьнең туган көнендә (15 февраль) һәм җәзалап үтерелгән  20 август  көннәрендә искә алу һәм чәчәк гөлләмәсе салу өчен җыела.

 Данлы һәм дулкынландыргыч милли йолага әйләнгән мәдәни чараны быел да Татарстан Республикасының Санкт — Петербург һәм Ленинград өлкәсендәге Даими вәкиллеге (даими вәкил Ренат Вәлиуллин) ярдәмендә оештыру күз уңында тотыла.

Фоторәсемнәр интернеттан алынды.

Зәрия Хәсәнова,

Санкт – Петербург шәһәре һәм Ленинград өлкәсе Татар журналистлары клубы рәисе.

P.S. Әлеге язманы әзерләгәндә Казан дәүләт университетында укыгандагы диплом җитәкчем, күренекле тәнкыйтьче һәм җәлилче Рафаэль Мостафин хезмәтен кулландым.

Җавап калдыру

Похожие новости