Ул өй аша гына тора иде. Олы хатын. Йөзендә күбрәк яраларга охшаган тирән жыерчыклар. Чал чәчләр. Авыр йөкле йөреш, гадәти булмаган ямьсез аяклар, кайчакта сулыкта сөлеклэр салдырган килеш ул аларны ялангачлата иде. Бу аяклардан агып төшкән кан тамчылары иләмсез җирәнү уята иде.
Тик гаҗәеп зәңгәр күзләр генә аның әкиятләрдәге усал ешак булмавын, ә хатын-кыз булуын исбатлый иде.
Авылга кайткач, беренче көннән үк мин аны яратмадым. Әниемнең дә минем кебек үк аңа карата күңеле ятмый иде кебек. Әниемнең күңелемә ятышсыз бер гадәте бар иде. Теге карчык ишек төбендә күренүгә, әнием тиз генә өстәлдәге итне алып куеп, анда бары ипи, суган, каймак белән эремчекне калдыра иде. Бу мине чыгырдан чыгара иде.
Мин Халисәт киткәнен түсемсезлек белән көтәргә мәҗбүр идем. Ә ул киресенчә китергә ашыкмый иде. Янымда утыра иде. Юк-бар сүз башланса, телевизор кабызырга куша иде. Мин ач һәм ачулы килеш, ипи белән эремчек чәйни идем. Шул ук вакытта аңа җенем сөймәгән тартма аша чыккан сүзләрне тәрҗемә итергә тиеш идем. Ул сугыш турындагы фильмнарны ярата иде. Нихаять, Халисәт китә иде. Аны капкага кадәр озаткач, әни кире өйгә керә иде. Суынган итне алып, мырлый-мырлый, алдыма куеп: “Ул киткәнче түзә алмыйсыңмы?” – дип сорый иде.
Бу бик озак вакыт дәвам итте. Мин 10 сыйныфка күчтем. Әти белән әни дә миңа башкача карый башладылар. Миңа үз фикеремне әйтү мөмкинчелеге барлыкка килде. Тик мин, гадәт буенча, бу хокук белән берничек тә эш итә алмадым. Мин әтием ачуланыр яки әниемне рәнҗетермен дип курка идем. Шуңа Халисәтне телевизор янында түзеп тора идем.
Мин институтка укырга керергә документларны жыйганда, Халисәт үлеп китте. Аны бөтен авыл белән җирләдек. Алар арасында мин моңарчы күрмәгән кешеләр дә бихисап иде. Аннары үгезне суйдык. Гурму пешердек. Аны зур ит кисәкләре белән савытларга салып бирәләр иде.
Без, яшьләр, аны озын агач өстәл буйлап өләшеп чыга идек. Барысы таралгач, без савыт-сабаларны жыеп, аларны мәет озатканнан соң капка төбен җыештыручы хатын-кызларга илтеп бирдек. Кайсыбер савытлар буп-буш иде, ә кайберләре ит белән шулпаны гына ашаган, итләренә кагылмаган да.
Моны күреп, мин күрше хатыннар белән бергә савыт-саба юган әниемә борын төбеннән генә әйттем:- “Ит ашамагач, салмаска сорап булмый идеме? Күпме ит әрәм булган”. Әниемнең җилкәләре сискәнеп китте. Аннары ул яулыгының чите белән авыз кырыен каплады. Ыңгырашып, бите буйлап күзләреннән яшьләр агып чыкты. Хатын – кызлар йөгереп килде. Халимәт апа мине йодрыклары белән тукмый башлады.
-Саббак-саббак, син аңа нәрсә әйттең?
-Мин бернәрсә дә әйтмәдем. Тик ит ашамаган кешеләргә нигә ит салырга гына дип сорадым.
Башта Халимәт мине йомшак итеп кочаклады: “Әй, минем күз нурым!” Аннары үзе дә елап жибәрде. Тагы да кысып кочаклады мине. Әнием соңга калып, өйгә кайтты. Без әти белән керосин лампасы яктылыгында утырдык.
– Нинди үзенчәлекле сорау бирдем? – дип сорадым мин. Әнием эндәшмәде. Әтием дә ни булды дип сорады. Мин барсын да сөйләп бирдем. Әти урамга чыгып китте. Әни бер сүз эндәшмичә табын әзерли башлады.
– Мин сиңа анда ашарга ирек бирмәдем. Хәзер аша.
Ул минем алдыма савыт белән ит куйды. Әти килеп керде.
– Аны белгән кеше ит ашамаган, – дип сөйли башлады әти һәм әнигә карап алды.
-Ул инде олы кеше, – дип әкрен генә эндәште әни.
Мин ул кичне беренче тапкыр 17 яшемдә 1944 елның 23 февралендә бөтен чечен халкын Совет властенең дошманы дип Себергә җибәргәннәрен әтидән ишеттем.
-Халисәт яшь вакытында бик чибәр кыз була. Бик иртә биш бала белән тол кала.
-Син Халисәтнең аякларын күрдеңме? – дип әтием дәвам итте. Ул ачтан үлгән 4 баласын күмгән. Иң соңгысы булып, кече кызы тилмерә-тилмерә үлә.
Соңгы сулышында саташып кызы әнисеннән ит кисәге сорый. Халисәт аягыннан ике кисәк ит кисеп бирә. Шуны мичтәге кайнар күмердә кыздыра. Ит әзер булгач, кыз инде суламый иде. Халисәт аны үзе генә күмә. Янында белгән кешесе булмый. Кызының гәүдәсе белән бергә пешкән итләрне дә күмә. Халисәт гомер буе гөнахсыз киткән кызы хакына Ходайга рәхмәтләр укыды. Бу хәлләрдән соң, Халисәт иттән ваз кичте.
Мин моны ишетеп, гаҗәпләндем.
– Ә кешеләр кая булган икән?
– Ул яшәгән җирдә кешеләр булмаган. Безне куганда, аны фронтовик анасы буларак балалар белән бергә бездән аердылар. Без-Кыргызстанга, алар-Казахстанга эләктек. Ул аннан үзе генә кайтты. Малае Бөек Жиңугә 2 көн кала үлеп китә. Берлин узәгендэ һәлак була. Мин әнигә карадым.
– Зиратка кайчан барасы?
-Иртән, кояш чыкканчы.
-Мине дә уят. Мин дә әти белән барам. Иткә мин кагылмадым.
Зиратта кеше күмгәндәге кебек күп түгел иде. Мулла кабер янында дога кылды. Кешеләр сүзсез генә кабер өстенә җир атып, хатын – кызлар җыелып торган җиргә, капкага таба юнәлделәр. Алар арасында әнием дә бар иде. Соңгылардан булып, мин килеп бастым. Олыларга охшатып, кулымны салкын җиргә тидереп алдым. Анда 2 метр җир астында кайчан гына әле минем белән бергә телевизор караган Халисәт ята иде. Бу коточкыч һәм рәхимсез тормыш минем уема кереп утырды, бөтен тәнем катып калды. Аңламыйча да калдым, кемдер мине күтәреп алды, аның көчле куллары миңа егылырга ирек бирмәде. Үз халәтемә кайттым. Хатын-кызлар арасында көткән әниемә таба житди адымнар белән атладым.
Мин анын йөзләрендә ихлас ярату һәм сагыш күрдем. Аннары мин Халисәт күзләрен искә төшердем. Зәп-зәңгәр күзләр. Хәзер инде мин аңладым: ул күзләр хатын-кызда гына була ала торган иң матур күзләр иде.
Автор: Надирсолта Эльсункаев
Тәрҗемәче: Алинә Хәйруллина