Татарстан Республикасының Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсендәге Даими вәкиллегендә Ленинград камалышыннан исән калган милләттәшләребез – Сания Кильдеева һәм Хәлифә Кугушева белән очрашу булган. Даими вәкил Ренат Вәлиуллин аларга истәлекле бүләкләр тапшырган.

«27 гыйнвар – Санкт-Петербург өчен изге дата, бу – Ленинградны фашист камалышыннан тулысынча азат иткән көн. Камалыш 872 көн дәвам итә, ул ил язмышында һәм һәрберебез өчен мөһим вакыйга. Ленинград өчен көрәш – Икенче Бөтендөнья сугышының мөһим бәрелешләренең берсе, шәһәрне фашисттан азат итү – Бөек Ватан сугышы елларында иң дәвамлы көрәш. Ул шәһәр сакчыларының батырлык һәм фидакярлек символына әйләнде», – диде «Татар-информ»га даими вәкил Ренат Вәлиуллин.

Кунаклар очрашуда истәлекләре, хатирәләре белән уртаклашкан. «Аларга чын күңелдән тынычлык, иминлек сәламәтлек һәм озын гомер теләдем», – диде Татарстан Республикасының Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсендәге даими вәкиле.

1935 елда туган Сания Кильдеева Ленинград камалышында Василий утравының 8нче линиясендә яшәве турында сөйләгән. «Камалыш вакытында башка төшкән авырлык – ачлык иде. Ул көчне алды, хәрәкәтләнү авыр бирелде. Хәтерлим, абый әнидән ашарга сорый иде. 1942 елда гаиләбезне – әнине, абыйны һәм сеңлемне Мордовиянең Агеево авылына эвакуацияләделәр», – дип искә алды ул.

«Авылда балалар, өлкәннәр кырда эшләде, кием-салым текте, яңа һөнәр үзләштерделәр. Әмма барлык эвакуацияләнгән балалар да бу сынауларга түзә алмады. Сугыштан соң кире Ленинградка кайттык. Күп еллар фабрикада, соңрак сәүдә өлкәсендә эшләдем. Ике ул үстердем. Хәзер лаеклы ялда, концертларда актив катнашам, «Шатлык» татар ансамблендә җырлыйм», – диде Сания Кильдеева.

Хәлифә Кугушева 1937 елда туган. Бөек Ватан сугышы башланганда ул әтисе белән Антоненко урамында яшәгән. Ул вакытта аңа 4 яшь булган. «Ленинградта һава тревогасы игълан ителгәч, текә баскычтан бомбадан саклану урынына төштем. 1942 елда Мордовиягә эвакуацияләделәр. Шактый кыенлыклар кичерергә туры килде. Юл авыр һәм куркыныч иде. Кадышево авылына өч атна бардык», – диде ул.

«Авылда бөтен бала эшләде, утын җитмәде, суык иде. Җирле халык азык-төлек белән ярдәм итте. 1946 елның башында гаиләбез белән Ленинградка кайттык. Күп еллар предприятиедә икътисадчы, соңрак хисапчы булып эшләдем. Җәмигъ мәчетендә оештырылган гарәп теле курсларын тәмамладым. Иҗтимагый эш белән актив шөгыльләнәм», – ди Хәлифә Кугушева.

Ренат Вәлиуллин фикеренчә, Ленинград камалышына эләккән кешеләрнең башкаларга охшамаган балачагы булган. «Алар башкача фикерли: яхшылык һәм яманлык турында үзгә бер күзаллаулары бар. Ул сабыйлар бертуктаусыз атыш һәм бомба шартлату вакыйгаларын кичергән. Ипигә чират торганнар. Егетләр, салкын булуга карамастан, Невадан чиләкләр белән су ташыганнар», – дип аңлатты.

«Сугышчылар һәм Ленинград халкы зур югалтулар, каһарманлык һәм үз-үзләрен корбан итү бәясе белән шәһәрне саклап калды. Йөзләгән мең көрәшче хөкүмәт бүләгенә лаек булды, 486 кеше Советлар Союзы Герое исемен алды. Безнең вәкиллек инициативасы һәм татар меценатлары ярдәме белән чыгарылган «Книги памяти. Мы шли на помощь тебе, блокадный Ленинград» китабында 18 467 татарстанлы, Ленинградны яклап, һәлак булган, шуларның 5 меңгә якыны Пискарев зиратында җирләнгәне турында әйтелә. 161 татар кешесе Советлар Союзы Герое исемен алган», – диде Ренат Вәлиуллин.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/leningrad-kamalysynnan-isan-kalgan-tatarlar-tatarstannyn-daimi-vakillegenda-kunakta-buldy-5866180


Җавап калдыру

, , , , ,
Похожие новости