Хөрмәтле милләттәшләр һәм ватандашлар !

Җиңү көне – Россиядә иң әһәмиятле һәм дулкынландыргыч бәйрәм!

9 Май – Советлар Союзының Бөек Ватан сугышында нацист Германиясен Җиңүе тантанасы ул. Илебез халкы өчен шатлык һәм горурлык бәйрәме.

Җиңү көне тарихы 1945 елда башланды. Яше – карты ил урамнарына,  мәйданнарга сибелде. Бу көнне фашист Германиясе тулы шартсыз капитуляция турында актка кул куйды. Түземсезлек белән көтеп алган,  җырда җырланганча, күз яшьләре аша яуланган бәйрәм бу. 

Тарихи вакыйга куанычын без Сезнең белән уртаклашырга булдык.  Шушы уңайдан Сезгә корычтай сәламәтлек, бәхетле гомер , мул тормыш һәм иң изге теләкләр юллыйбыз. 

Сезгә олы ихтирам һәм хөрмәт белән “Питер Татар” порталы  журналистлары.

Җавап калдыру

,
Похожие новости