«Тукай-квиз»да катнашучыларны узган Татар теле көне белән котлыйбыз! 📚

Бары катнашучыларына да чын күңелдән катнашу, җиңүгә омтылыш һәм туган телгә мәхәббәт өчен рәхмәт белдерәбез!

Быел викторинада 20 сорау булды. Габдулла Тукай буенча безнең квизлары өчен сораулар авторы — Юлиана Елезарова, татар филологы (КФУ).

«Тукай-квиз» җиңүчеләре:

  • 1 нче урын – Максим Кузнецов (СПб)
  • 2 нче урын – Адиба Хазиева (РБ)
  • 3 нче урын – Фарида Гренда (СПб)

Әйдегез алар белән танышыйк:

Максим Кузнецов: Мин Казан фәнни үзәге күпфакторлы гуманитар анализ һәм когнитив филология лабораториясе фәнни хезмәткәре (Петербургта яшим, онлайн рәвештә эшлим). “Татарский язык с нуля: самоучитель для начинающих” китабы авторы, үзем дә быел берничә тапкыр Каюм Насыйри институты мәгариф һәм мәдәният үзәгендә татар теле методисты Фирая Рәшитова чакыруы буенча татар теленә укыттым. Кайвакыт вепс теленә дә укытам. Быел чуваш теле үзөйрәткечен язып бетердем. 14 тел белән эшләүче полиглот булам. Өйләнмәгән.

Хаҗиева Әдибә Ибраһим кызы: Тукай-квизда 2 ел элек катнашкан идем, ул чакта 3 нче урын булган иде. 61 яшь. Башкортстан Республикасы Агыйдел шәһәренең 2нче урта мәктәбендә һөнәрем буенча татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшлим. Үз эшемне, балаларны яратып эшлим. Шигъриятне яратам. Тукай темасы бик якын. Һәр дәресне аның “И туган тел, и матур тел!” шигыреннән башлыйбыз. Шушындый онлайн-викториналар, чаралар үткәрүегез сокландыра. Без яшь буынга милләтебезнең горурлыгы булган  шәхесләр турында җиткерергә тиешбез.

Гренда Фарида Равиль кызы: По профессии я дизайнер, художник-оформитель. А сейчас занимаюсь журналистикой, освещаю события жизни татар в сайте Портал татар Санкт-Петербурга и Ленобласти. Люблю фотографировать, заниматься декоративно-прикладным творчеством, поделками, изучаю татарский язык, историю, литературу, народный костюм татар. Участница #әдәбимарафона.

В Тукай-квизе участвую третий год. Каждый раз я узнаю что-то новое о нашем любимом поэте, готовясь к викторине. И каждый раз хочется продолжить изучение биографии и творчества Габдуллы Тукая. Вопросы всегда очень сложные, мне трудно бывает даже перевести вопрос с татарского на русский, да ещё ответить за одну минуту. Но это в то же время очень интересно Спасибо большое за проведение Тукай-квиза нашему Порталу “Питер Татар”!

Барыгызны да бәйрәм белән котлыйбыз! Өйләрегездә һәрвакыт туган сөйләм яңгырап торсын һәм туган мәдәниятебезгә һәм халкыбызга мәхәббәт яшәсен.

Ихтирам белән,

Равил Закиров, «Питер Татар» порталы баш мөхәррире

Җавап калдыру

, , , ,
Похожие новости