Легендар хәрби дан шәһәре Тихвинга “Түгәрәк өстәл” дә катнашучылар өчен сәфәр оештырды.
“Ул бик уңышлы булды. Бөек Ватан сугышы мемориаллары безне ерак еллардагы каты сугышларга кайтара. Аларның берсендә тигезсез көрәштә фашистлар белән көрәшкән якташыбыз Илдар Маннанов батырларча сугышта катнашканы турында истәлекләрне яңарта. Танылган Петербург тарихчысы, язучы Виктор Кокосов үзенең “Хәтер бурычы” китабында аның батырлыгын һәм госпиталь палатасында Советлар Союзы Маршалы Кирилл Афанасьевич Мерецков белән язмышлы очрашуын тасвирлый.

Тихвин ошады. Бигрәк тә шәһәр халкы сокландыргыч. Алар аеруча кунакчыллык, игелек, дуслык күрсәттеләр. Тихвин шәһәрендә яшәүчеләр безне кадерле кунаклар кебек каршы алдылар. Сәяхәт яхшы оештырылган иде һәм план буенча төгәл үтәлеп, хәтергә уелып калды. Сәяхәтебез дәвамында безнең өчен кайгырту һәм җаваплылык сизелде.

РРО ДДЛО, Ленинград өлкәсе ТНКА рәисе Айрат Акдасович Маннановка, РРО ДДЛО “Файда” рәисе Илнур Наильевич Гарифуллинга, СПб РОО ДДЛО Мари диаспорасы коллективына һәм Тихвин шәһәрендәге бөтен коллективка зур рәхмәт”,- “Ак калфак-Нева” активистлары СПб КФУ КОЦ Каюм Насыри Институты татар теле курслары тыңлаучылары Флүрә Галимҗанова һәм Талия Хәбибуллина дип белдерделәр.

Бу уңайдан хатын-кызларыбыз татар милли атрибутикасы булган затлы киемнәр киенгәннәр иде.

Фирая Рәшитова

Җавап калдыру

, ,
Похожие новости