Күренекле милләттәшебез, Кызыл Йолдыз ордены кавалеры, Стрельна һәм Сан-Франциско шәһәрләре мактаулы гражданины, ВЛКСМ съезды делегаты Әсгать Җиһаншинга әгәр исән булса,  агымдагы елның 13 июнендә 86 яшь тулган булыр иде. 20 июньдә вафатына җиде ел тула.

Әсгать  Рәхимҗан улы Җиһаншин Самара өлкәсенең Шенталы районында туган.

Океан белән тиңдәшсез көрәшкә алынган вакытта кече сержант Җиһаншин СССР Кораллы көчләре сафларында хәрби – төзелеш частенда яугирдәшләре рядовойлар Филипп Поплавский, Анатолий Крючковский һәм Иван Федотов белән бергә Курил утрауларында Т-36 үзйөрешле баржасында хезмәт итә.

Әсгать Җиһаншин һәм аның яугирдәшләренең легендар батырлыгына 2024 елның 17 гыйнварында 64 ел тулды.

1960 елның 17 гыйнварында җирле вакыт буенча иртәнге сәгать 9 тирәсендә көчле давыл куба. Моңа кадәр суга төшерелгән Т-36 баржасының аркан баулары шартлап өзелә.

Унөч сәгатьтән артык Т-36 баржасын төрле якка бәргәләгәннән соң көчле җил аны ачык океанга чыгарып ыргыта.  Идарәсез калган кораб иге – чиге күренмәгән океанда каз канаты кебек тирбәлә.

1960 елның 7 мартында аяу белмәгән океанга каршы тигезсез көрәш алып барган совет яугирләрен Американың «Кирсардж» авианосеры коткара.

Җиһаншинның туганнары һәм якыннары «Америка тавышы» радиостанциясе хәбәрләреннән аның океан кочагыннан коткарылганын хезмәт урыныннан хат килгәнче үк беләләр. Шулай итеп хәбәрсез югалу турындагы хат коткарылганнан соң гына килә.

Әлбитт , совет диңгезче – яугирләренең легендар батырлыгы турында күп язылды, кинофильмнар төшерелде, меңнәрчә очрашулар үткәрелде.

Татарстаннан чыккан гаиләгә КПСС Үзәк Комитетының беренче секретаре Н.С. Хрущев, язучы Эрнест Хемингуэй, сәяхәтче Тур Хейердал һ.б. хатлар юллый.

Без сезнең данлы батырлыгыгыз белән горурланабыз һәм сокланабыз, ул совет халкының табигать көчләре белән көрәштә батырлыгы һәм рух көченең ачык чагылышы булып тора. Сезнең батырлыгыгыз, ныклыгыгыз һәм чыдамлыгыгыз хәрби бурычны камил үтәү үрнәге булып тора, – ди үзенең тәбрикләү чыгышында Никита Хрущев.

 – Үз батырлыгыгыз, тиңсез кыюлыгыгыз белән сез шундый фидакарь кешеләрне тәрбияләгән Ватаныбызның данын арттырдыгыз, һәм совет халкы үзенең батыр һәм тугры уллары белән хаклы рәвештә горурлана. Сезгә, кадерле ватандашлар, сәламәтлек һәм туган илгә тизрәк кайтуыгызны телим, – ди ул.

Хәтта  музыкант Джон Леннон да Әсгать  Җиһаншин командасының тиңсез батырлыгына соклана. Диңгезчеләргә багышлап композиторлар һәм шагыйрьләр җырлар иҗат итте, фильмнар төшерелде, армый – талмый газета-журналлар язды, теле-һәм радиотапшырулар, матбугат конференцияләре, очрашулар һәм кабул итүләр төрле дәрәҗәдә бездә һәм чит илләрдә барды.

Хәрби тарихчы Черкашин: көндезге рационны тагын да киметергә туры килә һәм ахыр чиктә бер генә бәрәңге калгач, алар аны 23 февральдә ашыйлар һәм шулай итеп үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгелиләр, – дип яза.

40нчы көнне күн каешлар һәм итекләр артыннан шулпага аларның мораль рухын һәм кәефен күтәрүче гармун кискәләп салына.

Ул чорда Әсгать Җиһаншинга һәм аның командасына багышланган җырлар барлыкка килә.  

... Как-то в Тихом океане

Тонет баржа с чуваками,

Чуваки не унывают,

На гармошке рок лабают.

Зиганшин-буги, Зиганшин-рок —

Зиганшин съел второй сапог.

Команданы ике украинлы, урыс һәм татар тәшкил итә. Әмма алар авырлыкны тигез күтәрәләр, эш беркайчан да бәхәсләшүгә барып җитми

Соңрак, дөнья матбугатында безнең экипаж дип аталганча, диңгезчеләр 7 атна дәвамында үз гомерләрен, кешелек дәрәҗәсен генә түгел, ә Ватанга тугрылыгын, гражданлык һәм хәрби бурычын саклап кала. Бу америкалыларны гына түгел, бөтен дөньяны сокландыра.

Мәкаләне әзерләгәндә ачык мәгълүмат чыганаклары файдаланылды.

Зәрия Хәсәнова , “Питер Татар ” порталы мохтәрияте әгъзасы.

Җавап калдыру

, , ,
Похожие новости