Санкт-Петербургтагы Татар мәдәни үзәгендә Татар теле дәресе уза. Дәресне татар теле укытучысы Алинә Дамир кызы Хәйруллина алып бара. Дәреснең темасы: “Без эш урыны турында сөйләшәбез”.

Заманча интерактив такта, ноутбук – бу дәресләрнең техник җиһазланышы.​ Бүген унсигез укучы яңа уку материалын үзләштерергә килде. Биредә өлкәннәр дә, әти-әниләр дә үз балалары белән укый.

Әхмәтовлар гаиләсе тулы составта уку өстәлләре артында утыра. Аларның уллары, Волосово мәктәбенең башлангыч сыйныф укучылары, Никита һәм Лев Әхмәтовлар татар теле белән кызыксындылар. Яраткан бабасы Әхмәтов Марс Хәлим улы үтенече буенча алар туган телдә укый һәм сөйләшә башладылар.

Фирая Рәшитова “Ак калфак-Нева”

Җавап калдыру

, ,
Похожие новости