Ленинград өлкәсенең Тосно шәһәрендә Сабантуй быел 17 июнь көнне Шапки бистәсе, Нестеров күле ярында узачак. Бу хакта Татарстанның Санкт Петербург шәһәре һәм Ленинград өлкәсендәге даими вәкиллеге хәбәр итә.

Сабантуйда беренче тапкыр лазерлы уен кораллары белән лазертаг уеннары оештырылачак, дип белдерә оештыру комитеты. Сабантуй 12.00 сәгатьтә башлана.

Традицион, милли-уен ярышларда, билбау көрәшендә җиңүчеләргә истәлекле бүләкләр әзерләгәннәр. Күренекле татар аш-су остасы Юныс Әхмәтҗанов истәлегенә багышланган милли күргәзмә эшләячәк.

Аны «Ак калфак-Нева» татар хатын-кызлары оешмасы һәм Тосно татар җәмгыятенең «Изге юл» хатын-кызлар советы әзерли. Сәүдә рәтләрендә татар аш-сыйлары һәм милли атрибутика эшләнмәләре тәкъдим ителер дип көтелә.

Җавап калдыру

,
Похожие новости