Иҗади эшчәнлектәге казанышлары өчен, Татарстан Республикасы һәм Санкт-Петербург Рәссамнар берлеге әгъзасы, “Ак калфак-Нева” активисты Эльмира Мостафина Татарстан Республикасының Югары хөкүмәт бүләгенә лаек булды.
![](https://2f0db767-feae-4492-92f7-a8be1637be0d.selcdn.net/wp-content/uploads/2023/12/img_8586-250x250.jpeg)
146 нчы урта гомуми белем бирү мәктәбенә Муса Җәлил исемен биргән
Нева шәһәрендә, Ватан Геройлары көнен бәйрәм итү кысаларында, Санкт-Петербург шәһәренең Калинин районы 146 нчы урта гомуми белем бирү мәктәбенә Советлар Союзы Герое Муса Җәлил исемен бирү хөрмәтенә тантаналы чара узды.