Нева шәһәрендә, Ватан Геройлары көнен бәйрәм итү кысаларында, Санкт-Петербург шәһәренең Калинин районы 146 нчы урта гомуми белем бирү мәктәбенә Советлар Союзы Герое Муса Җәлил исемен бирү хөрмәтенә тантаналы чара узды. Исем турында карар 2023 елның 4 октябрендә Санкт-Петербург топонимика комиссиясе тарафыннан расланган.

Күп еллар дәвамында әлеге мәктәптә патриотик тәрбия кысаларында, шул исәптән Муса Җәлилнең тормышын һәм иҗади мирасын өйрәнү буенча да зур эш алып барыла. Мәктәп укучылары Каюм Насыйри институтының Санкт-Петербург мәгариф-мәдәни үзәге белән берлектә Татарстан Республикасының Даими вәкиллеге үткәргән чараларда актив катнашалар.

Ел саен «Җәлил укулары» Халыкара әдәби конкурсы үткәрелә. Безнең үзәк Санкт-Петербург шәһәренең Калинин районы Мәктәптән тыш эш үзәге белән “Образ” балалар шигъри студиясе һәм җитәкчесе Наталья Субботина белән хезмәттәшлек итә. Әлеге мәктәп базасында 2020 елда Муса Җәлил истәлеге почмагы ачылды. Аның нигезендә геройның өлкән кызы Люция Мусаевна Җәлилова белән дуслык һәм хезмәттәшлек ята.

КФУның Каюм Насыйри институтының Санкт-Петербург мәгариф-мәдәни үзәге

Фотолар архивтан

Җавап калдыру

,
Похожие новости