Мансур абый Аббазовка кунакка мин күптән инде җыена идем. Еш кына бу таза гәүдәле 79 яшьле ир-атны Петербург һәм Ленинград өлкәсендәге татар мәдәнияте белән бәйләнгән чараларда да, башка бәйрәмнәрдә-фестивальләрдә дә очрашам. Ул, «Нур» ансамбле һәм «Файда» татар җәмгыяте әгъзасы булып, бар чараларга да катнашырга тырыша диеп була, Сабантуйларда, Акатуйларда ул җырлап чыгыш та ясый, үзе дә, яшькә карамастан, биемичә утырмый. Мансур абыйны бар Петербург татарлары якты үзешчән артист булып беләләр, ансыз бернинди бәйрәм дә булмас. Аның белән якынрак танышырга теләп, 28 августта без әтием белән ул яши торган Ви́ллози авылына җыенып бардык.

Виллози – ул Ленинград өлкәсе Ломоносов районында урнашкан посёлок, административ рәвештә Санкт-Петербургка керә торган Красное Село шәһәренә ул бик якын, ике чакрым чамасында гына. Элек, Петербург тирәсендәге авылларның күбесе кебек, ул ингерманланд финнар яшәгән авыл булган. Хәзер алар илебездә бик аз калса да, финнар авылда хәзер дә яши, ди Мансур абый.

Үзе Мансур абый Гурьев шәһәрендә 1945 елда туган. Хәзер бу Казакъстандагы шәһәр Атырау исемен йөртә. Элек ул якларда кызыл балык күп булган, шуңа күрә дә Мансур абыйның борынгы бабалары Арча ягыннан Каспий диңгезе ярына китеп килгәннәр. Алар кыйммәт деликатес саналганкызыл балык хәтта патша табыны өчен тотканнар, дип сөйләде безгә Мансур абый. Аның туганнарыннан күбесе, шул исәптә бер үк гаиләдән өч ике туган абыйсы, Бөек Ватан сугышына киткәч, һәлак булган. Алар турындагы истәлекне Мансур абый изге саклый. Үзе ул, институт тәмамлагач, совет вакытында булган бүленү системасы буенча Җаек (Уральск) шәһәренә эләгеп, геолог булып эшләгән, экспедицияләргә китеп кайткан, аннан армиягә дә киткән. Җаек шәһәре Габдулла Тукай гомере белән дә бәйләнгән дип өстәп була, димәк, Казакъстанда да Мансур абый татар мәдәниятенә якын булган.

Совет Союзы таркалгач, Мансур абый хатыны белән Россиягә, балалар янына, күченеп килгән. Әйтмичә булмый: аның 10 баласы, 9 оныгы! Шуңа күрә күп балалы гаиләгә буларак аларга Петербург көньяк-көнбатышында фатир биргәннәр, аннары инде Мансур абый Виллозига күчкән. Аның анда фатиры да, дачасы да бар, дача йортын ул үзе салган.

Аннан Петербург үзәгенә барып җитәргә якын булмаса да, Мансур абый зур теләк белән Чайковский урамындагы Татар мәдәнияте йортында, Ленинград өлкәсе Дуслык йортында, башка урыннарда да уздырылган төрле чараларга, репетицияләргә йөри, шуңа сокланырга гына кала!

Мансур абыйның дачасында утырып сөйләшкәч, без Красное Селодагы мөселман мәдәнияте үзәгенә дә бардык, аны Петербург татарлары Алимов йорты дип йөртәләр. Бу үзәктә гыйбадәт кыла торган имам Ислам белән танышкач, ул өчебез өчен дә экскурсия алып барды. Анда гыйбадәтханә, балалар Коръән өйрәнгән мәдрәсә, ашханә барлыгын белдек. Җирле мөселманнар өчен бу бик мөһим һәм кирәкле урын. Аннары мөселман үзәге башлыгы Габделбәр Алимов белән дә таныштык, димәк, бу бик файдалы бару булды.

Мансур абыйга чын күңелдән сәламәтлек, озын гомерлелек, рухи күтәренкелек телибез, безне яхшы кабул иткәнегез өчен бик зур рәхмәт Сезгә!
 
Максим Кузнецов,
КФУ фәнни хезмәткәре

Җавап калдыру

, ,
Похожие новости