Шапка яңалыклары

Онлайн-викторина «Тукай-квиз» (2023)

Татар теле көненә 29 апрельдә, «Питер Татар» порталы Габдулла Тукайга, татар мәдәниятенә һәм туган телгә багышланган «Тукай-квиз 2023» онлайн-викторинасын уздырачак.

Татар порталлары берлеге туган телләрне укытуга багышланган конференция уздыра

2023 елның 23 апрелендә Татар порталлары берлегенең татарча тәрбия һәм белем бирүгә багышланган икенче онлайн конференциясе узачак. “Татар теле. Урта һәм югары белем» конференциясендә Рәсәйнең төрле төбәкләрендә татар теле укытучылар, мәктәп мөдирләре, заманча дәреслек авторлары, ата-аналар, югары уку йортлары студентлары һәм тел активистлары катнашачак.

Ару белмәс сынчы ханым

Алар безнең һөнәрне җиңел дип күзаллый. Сын ясау өчен мин башта, билгеле, эскиз әзерлим. Шуннан соң каркас эшләп, үзле балчыктан (яки пластилиннан) сын әвәлим. Бу модель тимер пластинкалар белән ике:…

Йосыповлар гаилә сере тирәндә

Петербургка бәйле серләр әле дә ачыла тора. Россия империясе үзәге булган кала затлы нәселләргә, күренекле шәхесләргә бай булган. Затлы, борынгы Йосыповлар нәселе – әнә шундыйлардан.

Мөнирә Моратовага багышланган кичә

Төньяк башкаланың Чайковский урамындагы 24нче санлы йортында урнашкан Татар мәдәни үзәгендә милләттәшләр күренекле фотохәбәрче Мөнирә Моратованы искә алды.