Татар берләшмәләре һәм оешмалары яңалыклары.

Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе
Васил Габделгаяз улы Шәйхразиевның
Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан котлавы

Кадерле милләттәшләр, хөрмәтле дуслар!Барыгызны да Халыклар бердәмлеге көне белән чын күңелдән тәбрик итәм. Әлеге көн – Россия дәүләтендә гомер кичерүче 190 милләт вәкиленең уртак бәйрәме. Халыклар бердәмлеге көне - төрле…

Бөтенроссия татар журналистлары форумы кысаларында Кукмарага Россиянең төрле төбәкләреннән 30га якын журналист килде

Алар «Хезмәт даны» газетасы, «Кукмара авазы» радиосы, «Кукмор ТВ» редакцияләре белән таныштылар, район блогерлары белән очрашып аралаштылар, Киров өлкәсенең Иске Пенәгәр авылындагы мәчетендә булдылар. 26-28 октябрь көннәрендә Казанда Бөтенроссия татар…

Петербург Экспофорумында “Өлкән буын”

Санкт – Петербургтагы һәм төньяк – көнбатыштагы иң зур конгресс – күргәзмә үзәге – Экспофорумда 28 сентябрь – 01 октябрь  көннәрендә XV халыкара “Өлкән буын” форумы эшләде.

Михаил Горбачев күрсәтмәләрен журналистлар тормышка ашырды

СССРның бердәнбер Президенты Михаил Горбачев минем журналистлык тормышыма Башкортостанның бер районыннан килгән борчулы хат белән килеп керде.

«Әйттем бит» подкастының беренче чыгарылышы

«Әйттем бит» – татарларны кызыксындырган актуаль темаларга аралашу ноктасы. Җиңелчә, дусларча, татарча. Әлеге подкаст SkyTat сөйләм клубы һәм Татар порталлары берлегенең уртак проекты.

РЭМда “Безне турыдан-туры юл белән алып бар” күргәзмәсе ачылды

Әлеге проектның авторы булып Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе урынбасары Эдуард Фәрид улы Хәйруллин чыгыш ясады.