Татар берләшмәләре һәм оешмалары яңалыклары.

9 май Җиңү көне уңаеннан котлавы

Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шурасы исеменнән һәм шәхсән үз исемемнән барыгызны да Бөек Җиңү бәйрәме белән ихластан тәбрик итәм.

Татар порталлары берлеге туган телләрне укытуга багышланган конференция уздыра

2023 елның 23 апрелендә Татар порталлары берлегенең татарча тәрбия һәм белем бирүгә багышланган икенче онлайн конференциясе узачак. “Татар теле. Урта һәм югары белем» конференциясендә Рәсәйнең төрле төбәкләрендә татар теле укытучылар, мәктәп мөдирләре, заманча дәреслек авторлары, ата-аналар, югары уку йортлары студентлары һәм тел активистлары катнашачак.

Татарстан Республикасының Даими вәкиле Ренат Вәлиуллин «Ак калфак – Нева» хатын-кызлар хәрәкәте рәисе белән очрашты

Очрашуда планлаштырылган чаралар, иҗтимагый оешма оештырган татар милли ашлары фестивален үткәрү турында фикер алыштылар.

Ялчыгол дәвамчылары – Каюм Насыйри Институты милли-мәгариф үзәгендә

Ялчыгол – Каюм Насыйри чордашы, ул – әдәбият, дини, медицина, әхлак, тарих һәм башка тармаклар буенча шәрех-аңлату, укыту характерында дистәдән артык китап авторы.