Мәскәү “Мирас” татар җыры ансамбле безгә кунакка килде

25 апрельдә Моховая ур., 15 адресындагы Санкт-Петербург Милләтләр йортында Мәскәү “Мирас” татар җыры ансамбле концерт бирде.

Петербург башкортларын һәм татарларын “Алтын Ай” башкорт бию ансамбле концерты сокландырды

20 апрельдә Санкт-Петербургта, Гагарин проспекты, 1 йорт адресында урнашкан бинасындагы “ПримАрт” концертлар залында, “Алтынай” Мәскәү башкорт биюе ансамбле (җитәкчесе Ансар Искужин) зур концерт бирде.

Санкт-Петербургта Казаннан Кариев театры гастрольләре булып уза

10–13 апрельдә шәһәребездә Габдулла Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театры үзенең иң яхшы спектакльләрен бирә. Гастрольләр Звенигородская ур., 30 адресындагы “Суббота” театрында булып уза.

Алсу Петербургта тулы зал җыйды!

8 апрельдә “Октябрьский” зур концертлар залында зур уңыш белән популяр җырчы Алсуның концерты булып узды, аны тыңларга якынча дүрт мең кеше килде.

Санкт-Петербургтагы “Җәлил укулары”нда балалар да, олылар да катнашты

1 декабрьдә Санкт-Петербургтагы Татар мәдәни үзәгендә татар каһарман шагыйрь Муса Җәлилгә багышланган “Җәлил укулары” дигән чара булып узды.

Без бел(мә)гән тарих. Кем ул Газиз Айдарский?

Юбилей елларында Газиз Айдарскийны искә алу кичәләрен аның кызы Әлфия апа Айдарская үз инициативасы, дуслары, танышлары ярдәме белән әзерли. Быел аңа 125 яшь тулган булыр иде. Әлфия апаның үзенә дә 100 яшь тулып килә инде. Шулай да, сәхнәгә чыгып, әтисе турында бик матур истәлекләр сөйли алды.

Әлфия Айдарская үз әнисе Сара Садыйкова турында хәтер саклап яши

Музейлар – кешелек дөньясы, халык, милләт хәтере генә түгел. Алар – укучыларны, гомумән, балаларны тәрбияләү, аларга педагогик тәэсир итү чарасы да.

Җырчы Альберт Җәлилев Петербургта зур концерт бирде

29 октябрьдә Петербургтагы “Октябрьский” Зур концерт залында җырчы, Татарстан Республикасы атказанган артисты Альберт Җәлилев концерт белән чыгыш ясады.

Герцен ис. университет татар музыкасы концертын каршы алды

19 октябрьдә, шимбә көнне, А. И. Герцен исемендәге Россия дәүләт педагогика университеты Студентлар мәдәният йорты Колонналар залында татар музыкасы концерты булып узды.