Туган телен кадерләгәннәр кадерле. Бу гыйбарәдә никәдәр хаклык бар.

Питер шәһәре. Мариинский театры. “Шүрәле” балеты. Зал тулы  тамашачы. Татар тамашасына халыкның шулай күп җыелуы миндә горурлык хисе уятты…  Урыным 67 яшьләр тирәсендәге ханым белән туры килде. Ханым Татарстаннан, Питерда яшәүче кызларына кунакка  килгән.  Ул үзе дә биредә берничә ел яшәгән, оныгын үстерешкән. Үзен Рәзилә ханым Жиһанша дип таныштырды, тамаша барганда телефоннан кызы һәм оныгы белән татар телендә сөйләште, аларны “Шүрәле”не  карарга чакырды. Оныгының әбисе белән ана телендә – саф татарча  аралашуы мине сокландырды. Ханым белән фикерләшеп тамаша карыйбыз. 

– Питерда татарча тамашаларны карарга тырышабыз. Шәп уйныйлар, татар рухын да биреп бетерсәләр тагын да шәп булыр иде, – ди Рәзилә ханым.

Алдагы рәтлардә утырган өлкән яшьтәге ак яулыклы апа исә артистлар чыгышын шулкадәр бирелеп карый ки, ул халәт хәтта аның йөзенә чыга, күңеленә хуш килгән урыннарда дәртләнеп кул чаба. Аның татарча  сөйләмендә шактый акцент сизелә, ничек итсә итә, ана телендә сөйләшә ул. Тәнәфестә әлеге апа белән якыннан аралаштык.

– Халыкның күпләп илнең төрле якларына индустрияне күтәрергә чыгып киткән еллары. Әти- әниебез гаилә коргач, Ленинградка эшкә чыгып китәләр. Без кызлары биредә туып үстек. Туган ил, телнең никадәр газиз, кадерле икәнен әти-әнидән чыгып беләм, алар радиоалгыч алдында Казан тапшыруларын көтеп, бер авыз татар сүзенә тилмергәннәре әле дә хәтеремдә. Алар безгә гаиләдә татар телендә генә сөйләшергә куштылар. Ялгыш русча сөйләшүгә күчсәк, бездә татарлар яши дип шып туктаталар иде. Апа белән әле дә татар телендә аралашабыз. Белгән татар сүзләрен, догаларны ничек тә онытмаска тырышабыз, бәйрәмнәрне билгеләп үтәбез. Телне оныту әти-әниебезне оныту булыр кебек тоела. Әтиләрдән калган пластинкалар, җырлы аудиоязмаларны әле дә кадерле истәлек итеп саклыйбыз. Балаларыбызда татар теленә хөрмәт тәрбияләдек, – ди ханым. Әлеге татар телле якташ тамашачыларга  хөрмәтем артты.

…Тамашадан кайткач бу аралашудан тәэсирләнеп йөрим. Уйланырлык та… Татар бакчалары, мәктәпләр булмаган Питерда яшәүче татарларның тел, гореф-гадәт, динне  ядкарь итеп саклаулары сокландыра. Татар милли-мәдәни автономиясенең системалы эшләү нәтиҗәсеннән бу, димәк.

– Татар мәдәни үзәгендә Каюм Насыйри Институты мәдәни-мәгариф үзәге эшли. Әлеге үзәк тарафыннан татар теле курслары оештырыла. Курсларның нәтиҗәсе юк түгел, аңа Питерның олысы-кечесе теләп, кызыксынып йөри. “Шүрәле” балетына килгәндә, ул беренче мәртәбә 1952  елда куелып, Ленинград балаларының тирә-юньгә карашын киңәйтә. һәм шуннан бирле кызыксыну татар фольклор коллективлары “Шүрәле” балеты сюжетын куя, – ди Санкт-Петербург хатын-кызлар иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Фирая Рәшитова.

Рәзимә Кашапова. Журналист,
ТР Журналистлар берлеге әгъзасы.

Фотолар интернеттан алынды.

Җавап калдыру

, , , , ,
Похожие новости