Төньяк башкаланың Чайковский урамындагы 24нче санлы йортында урнашкан Татар мәдәни үзәгендә милләттәшләр күренекле фотохәбәрче Мөнирә Моратованы искә алды.

Төньяк башкалада яшәгән татарлар арасында Мөнирә Фәттах кызын белмәгән кеше юктыр дисәң дә ялгыш булмас. Ул һәрбер гаиләгә диярлек үзе төшергән фотолары белән килеп керде.

Мөнирә Моратова озак еллар “Нур – Свет” газетасының фотохәбәрчесе булды. Ул  редакциядән тыш үткән милли – мәдәни чараларда да актив катнашты. Казанда оештырылган милләтебез чараларында да еш булды.

Мөнирә Моратованы искә алу чарасына кеше күп килгән иде. Зал Мөнирә төшергән фотолар белән бизәлгән иде. 

Милли – мәдәни чарага багышланган мәҗлесне  Шамил Алюшев ачты. Шамил Абдулла улы  – Санкт – Петербургтагы татар хәрәкәтенең иң өлкән һәм билгеле актив җәмәгать эшлеклесе. Хәзерге вакытта ул Татар милли – мәдәни мохтәрияте рәисе урынбасары.

Татар халкының лаеклы кызын искә алу мәҗлесенә төньяк башкаладагы татар милли хәрәкәтендә башлап йөрүче һәм иң актив җәмәгать эше алып баручы хөрмәтле  милләттәшләр: Рәхимҗан һәм Вәлиулла Теләшевлар, Ленинград өлкәсе Тосно шәһәре “Изге юл” татар җәмгыяте рәисе Иниятулла Кутуев,” Шатлык” җыр ансамбле җитәкчесе Сания Ишкинина,  картиналарны татар милли бизәкләре белән чигүче Сафия Теләшева,  шәһәрнең “Ак калфак” җәмгыяте рәисе Фирая Рәшитова, Питер Татар порталы мохтәрияте әгъзасы Фәридә Гренда, филолог, тәрҗемәче  Фәридә Нәҗмиева, яшьләр оешмалары әгъзалары, өлкән буын вәкилләре, Мөнирә Моратованың якташлары  килгән иде. Аларның күбесе заманында мәрхүмә Мөнирә  белән кулга – кул тотынып җәмгыять эшендә актив катнашучылар.

Петербург татар җәмгыятен Мөнирә үзе эзләп таба. Ул вакыттагы “Ак калфак” хатын – кызлар оешмасы җитәкчесе, иске имля дәресләре алып баручы Мөхлисә Зариповага килә.  Мин сезгә берәр төрле ярдәм итәләмме, ди ул. Кыю рухлы, җиңелүне белмәс, үз милләтен һәм халкын чиксез сөюче Мөхлисә Хәмзә кызы Мөнирәне эләктереп ала һәм беркая да җибәрми. Мөхлисә Зарипова һәркемдә милли хис уята алырлык көчкә ия иде. Алар озак еллар бергә татар халкына хезмәт итте.

Мөнирә Моратованың  төньяк башкала татарлары арасында тоткан урыны, җәмгытьтә алып барган актив эшчәнлеге турында Татарстан Республикасының  Санкт – Петербург шәһәре һәм Ленинград өлкәсендәге даими вәкиле урынбасары Дамир Сабиров мисаллар китереп , бик матур сөйләде.

Сания Ишкининаның , Рәхимҗан Теләшевның һәм башка күпләрнең Мөнирәне искә алуга багышланган чыгышлары үзенчәлекле һәм якты истәлекләр белән тулы иде.

Шунысын әйтергә кирәк, чыгышлар берсе икенчесен кабатламады. Чөнки Мөнирә Моратова күпъяклы сәләткә ия иде.  Ул оста фотограф та, “Нур – Свет” газетасы фотохәбәрчесе дә, челтәрдән бизәкләр, төрле зурлыктагы сөлгеләр  үрүче дә, димче дә иде.

Димче дигәннән, Мөнирә Фәттах кызы берничә яшь гаиләнең тууына сәбәпче булды. Ул аларны таныштырды һәм кавыштырды.

Шунысын ассызыклап әйтергә кирәк. Төньяк башкалада  татар матбугатын үстерүче һәм күптөрле даими мәгълүмат белән тәэмин итүче, милли журналистлар өчен тере тарих чыганагы булып торучы ике шәхес билгеле.

Беренчесе, һичшиксез, язучы, тарихчы, журналист Рәхимҗан  Хәлиулла улы Теләшев. Озак елларга сузылган тарихи җентекле эзләнүләр һәм фидакарь хезмәт аша Рәхимҗан Теләшев берничә китап язды.  Ул китапларның һәркайсы төньяк башкаладагы татар халкы тормышына тарихи һәм югалмас эз салды. Бу китаплар милләт язмышын өйрәнүчеләр өчен чын вакыйгаларга нигезләнгән хакыйкать кенә түгел энциклопедия дә.

Рәхимҗан Теләшев тарихыбыз чорларын сүз аша җиткерә.

Ә менә замандашыбыз, милләттәш Мөнирә Моратова Петербург татарлары тарихы белән бәйле вакыйгаларны фоторәсемгә күчерде. Мөнирәнең һәр фотосы хикәя язарлык дәрәҗәдә сыйфатлы. Ул фоторәсемнәр милләт язмышы белән бәйле тарихи вакыйгаларны чагылдыруы белән дә кыйммәт.

Билгеле милләттәшне искә алуга багышланган мәҗлесне хәзрәт Фәнис Сәләхетдинов, Иниятулла Кутуев укыган Корьән догалары, Фирая Рәшитова укыган Ясин Шәрифтән кыска сүрәләр бизәде.

Мөнирә Моратованы искә алуга багышланган милли – мәдәни чара күңелдә әнә шундый дулкынлы хисләр дә тудырды. Әллә  күпме вакыйгаларны искә төшерде.

Зәрия Хәсәнова,

Питер Татар порталы мохтәрияте әгъзасы.

Фоторәсемнәр авторныкы

Җавап калдыру

, ,
Похожие новости