Киләсе Яңа Ел 2024 белән!

Хөрмәтле милләттәшләр! Тагын бер ел калды тарихта. Үтсен әйдә, үтсен йөгереп. Яхшы вакыйгалы көннәр, айлар, еллар белән сөендереп! Аермасын бары өем, илем, газиз җиремнән, икмәгемнән, ап-ак сөтемнән. Яңа ел сәгатенең…

“Питер Татар” Яңа Ел (2024) онлайн-концерты!

Бу Яңа ел кичендә сезне иң нурлы Казан, Екатеринбург, Кырым, Чиләбе, Самара, Башкортстан, Австралия дусларыбыз белән очрашу көтә.

Эльмира Мостафина Татарстан Республикасының Югары хөкүмәт бүләгенә лаек булды

Иҗади эшчәнлектәге казанышлары өчен, Татарстан Республикасы һәм Санкт-Петербург Рәссамнар берлеге әгъзасы, “Ак калфак-Нева” активисты Эльмира Мостафина Татарстан Республикасының Югары хөкүмәт бүләгенә лаек булды.

146 нчы урта гомуми белем бирү мәктәбенә Муса Җәлил исемен биргән

Нева шәһәрендә, Ватан Геройлары көнен бәйрәм итү кысаларында, Санкт-Петербург шәһәренең Калинин районы 146 нчы урта гомуми белем бирү мәктәбенә Советлар Союзы Герое Муса Җәлил исемен бирү хөрмәтенә тантаналы чара узды.

ТНКА Мәдәният үзәгендә “Татарча диктант” акциясе узды

Санкт-Петербургта ТММА Татар Мәдәнияте Үзәгендә, аның алыштыргысыз рәисе Рәис Яркаев җитәкчелегендә, "Татарча диктант"акциясе узды. Шагыйрь, прозаик һәм драматург Марсель Галимовның "Тимә, яшәсен!, аудиториядә зур кызыксыну уятты. Автор Кеше җанының туган…

XIV Дөньякүләм “Белем җәүһәрләре – 2023” бәйгесенә гаризалар кабул ителә!

Гаризалар 16 нчы октябрьдан 19 нчы ноябрьга кадәр кабул ителә. Җиңүчеләрне билгеләү (Жюри әгъзалары эшчәнлеге): 20 нче ноябрьдан 26 нчы ноябрьга кадәр булачак. Җиңүчеләрне игълан итү һәм бүләкләү декабрь аеның беренче яртысында планлаштырылган.