Милли матбугатка Петербургта нигез салынды.
Минем данлы Татарстаным
Санкт- Петербург Милләтләр йортында рәссам Полина Илюшкина күргәзмәсе ачылды
Җәлил каһарманлыгы үлми һәм онытылмый
Петербургның 146 нчы санлы мәктәбендә герой — шагыйрь Муса Җәлилгә багышланган «Хәтерләргә һәм онытмаска!» дип исемләнгән батырлык почмагы һәм стенд ачылды.
Коръәннең шигъри басмасы унбер ел элек Петербургта нәшер ителде
Коръәннең шигъри басмасы моннан унбер ел элек Санкт — Петербургта нәшер ителде. Изге китапны кабатланмас шигъри юлларга Теодор Шумовский салды. Теодор Адамович Шумовский — тәрҗемәче, тарих фәннәре докторы, фәлсәфә, филология, ислам һәм урта гасыр гарәп тарихы өлкәсендә Русиянең абруйлы белгече. Безгә Шумовский белән якыннан танышу бәхете тиде.
Борынгы һәм мәңге яшь Казан ТАССРның йөз еллыгын билгели
Күпмилләтле Россиядә гасырлык тарихы булган Казан төрле милләт һәм дин вәкилләренең үзара сыешып, берләшеп һәм дуслашып яшәү үрнәген күрсәтә. Татарстан барлык кешелек дөньясына күптөрле мәдәниятләрнең бергә тату яши алуын исбатлый. Чынлыкта Татарстан йөзендә күпмилләтле алдынгы һәм цивилизацияле яңа дәүләт барлыкка килде.
“Орфей» белән «Эвридика”га — 45 яшь
Орфей партиясен югары осталыкта башкарган өчен Альберт Әсәдуллин бөтендөнья «Music Week» (Бөек Британия) музыкаль журналының махсус премиясенә лаек була. Халыкара махсус комитет карары белән милләттәшебезнең исеме Бөтендөнья джаз, поп һәм рок-музыка энциклопедиясенә кертелгән. Альберт Бөтенсоюз һәм “Алтын Орфей” халыкара конкурслары лауреаты.
Океанны җиңгән Әсгать Җиһаншин, Россия флоты тарихында күренекле шәхес
Әсгать Җиһаншинның исеме алтмышынчы елларда батырлык үрнәге булып яңгырады. Ул вакытта диңгез ярсуына каршы ихтыяр көчен куйган татар егете катер старшинасы Әсгать Җиһаншин һәм аның хезмәттәшләре күрсәткән тиңдәшсез батырлык һәм кыюлык, ихтыяр көче Россия хәрби — диңгез флоты тарихына җуелмас хәрефләр белән язылды.
Исемнәрен искә алабыз, Даут Әминев калдырган ядкарьләр
Татар милли хәрәкәте күренекле активисты, туган якны өйрәнүче, әдәбиятчы, тарихчы Даут Әминев 1923 елда Ленинград өлкәсе Лигово җирлегендә эшкуар гаиләсендә дөньяга килә.
Бай тарихы, күренекле шәхесләре бар, Сергач районы Пичә авылына 414 ел
Бу көннәрдә Нижгар өлкәсе Сергач районы Пичә авылына нигез салынуга 414 ел тула. Күренекле спортчы Зиннәтулла Билалетдиновның тамырлары шушы авылга барып тоташа.
Исемең билгесез, батырлыгың үлемсез
24 июнь көнне Мәскәүдә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына багышланган парад үтәчәк.