Татар милли хәрәкәте күренекле активисты, туган якны өйрәнүче, әдәбиятчы, тарихчы  Даут Әминев 1923 елда Ленинград өлкәсе Лигово җирлегендә эшкуар гаиләсендә дөньяга килә. 

Даут  Әбделәхәт улы Әминевның гаиләсе тамырлары ерактагы  XVIII гасырга —  Казан болгарларына барып тоташа. Бабасы мәзин урыс армиясе офицеры була.

Шуңа күрәдер дә, бәлки, Даут милләт тарихы белән нык кызыксына. Дөрес, «язучылык» эше белән ул шактый олыгайгач кына шөгыльләнә башлый. Бәлки артта калган авыр тормыш юллары, сугышта алган яралары да күпмедер дәрәҗәдә моңа сәбәпче булгандыр.  

Санкт — Петербург татарларына Даут Әминев үзенчәлекле: » Санкт — Петербургта татарлар» һәм «Санкт — Петербургның Җәмигъ кафедраль мәчете” китаплары һәм “Император Лейб-гвардиясендә татарлар” дип аталган кызыклы, бай иллюстрацияле басмалар авторы  буларак билгеле.  Әминев чын мәгънәсендә, зыялы, белемле, бай күңелле һәм игътибарлы кеше иде. Даут Әбделәхәт улы туган як турында мәкаләләр, Петербургтагы татар җәмәгатьчелеге тарихы һәм дини темаларга да күп очерклар язды.  Ленинград шәһәрендә төзелгән Муса Җәлил исемендәге клубка нигез салучы да ул. 1990 елдан этнографик музей каршындагы «Йолдыз» кинолекториясе җитәкчесе буларак та танылу ала. 1992 елда «Санкт-Петербургта исламны тергезү» форумы оештыру әгъзасы итеп сайлана.   Шулай ук,  Даут Әбделәхәт улының урыс телендә нәшер ителгән бертомлык Татар энциклопедиясен төзүдә актив катнашуы билгеле.

Ленинград татарлары хакындагы китаплар өстендә эшләү бик җиңелдән булмый. Чөнки 1924 елда Петербургтагы тарихи архив материалларын  яңа башкалага — Мәскәүгә күчерәләр. Даут китабына мәгълүмат җыю өчен Казанга да, Идел  буендагы башка шәһәрләргә дә еш бара.  Репрессия чорындагы авыр елларда да ул илдәге шәһәрләр буйлап күп йөри. Милләт тарихы белән җитди кызыксынган Даутны һәркайда яхшы каршы алалар. Өлкән буын белгәннәре белән уртаклаша. Әминев һәр белгәнен, һәр  мәгълүматны язып бара.

Даут Әминев янында һәрчак аның тугрыклы тормыш иптәше Мәдинәсе дә йөри. Иренә китапларын язганда кулыннан килгән ярдәмне күрсәтә. 

Исән чагында Даут Әминев татарлар тормыш-көнкүреше, тарихы, мәдәнияте, гореф-гадәтләре хакында еш кына Петербург радио-телевидениесе аша чыгыш ясады. Шәһәрнең Урыс этнография музеенда да ул милли-мәдәни җәмгыять “Нур” әгъзалары каршында эчтәлекле лекцияләр сөйли иде.

Даут Әминев язган мәкаләләр һәм очерклар Татарстан газета-журналларында да даими рәвештә басылып торды.

Кайбер чыганаклар язуына караганда, Даут Әминев Лев Николаевич Гумилев белән якыннан таныш булган. Алар хәтта дуслашканнар. Үз истәлекләрендә Әминев Гумилевны аеруча җылылык белән искә ала. Лев Николаевич: » Татар булуыңа горурлан! Искиткеч яхшы татар халкына миннән зур сәлам әйт. Мин аларның үзенчәлекле мәдәниятен, телен, динен шулай саклауларын һәм күрше халыклар белән һәрчак шулай дус булып калуларын телим»- диде, — дип яза.

Заманында миңа Даут Әминев белән Петербург татар җәмәгатьчелеге оештырган милли — мәдәни чараларның берсендә очрашу бәхете тиде. Ул миңа үз кулы белән автограф салып китабын бүләк иткән иде.

Зәрия ХӘСӘНОВА, Санкт — Петербург шәһәре һәм Ленинград өлкәсе татар журналистлары клубы рәисе.

Фоторәсемнәрдә: Даут Әминев һәм ул нәшер иткән китап (әлеге китаптан төшереп алынды).

Добавить комментарий

, ,
Похожие новости