24 июнь көнне Мәскәүдә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына багышланган парад үтәчәк.

1945 елда дүрт — Җиңү Парады

24 июнь көнне Мәскәүдә  СССРның Бөек Ватан сугышында Германияне Җиңүенә 75 ел тулу  уңаеннан парад үтәчәк. Тарихтан күренүенчә, 1945 елда дүрт Җиңү Парады булган. Тәүгесе 1945 елның 4 маенда Бранденбург капкасы  һәм рейхстаг каршында оештырыла.    Аны Берлин  коменданты  генерал-полковник Николай Берзарин кабул итә. Икенче Берлин парады  Георгий  Жуков тәкъдиме белән  7 сентябрьдә үтә.  Союздаш гаскәрләр Бранденбург капкасы мәйданы каршында  Японияне капитуляцияләү  һәм Икенче Бөтендөнья сугышы тәмамлану хөрмәтенә тантаналы  маршта уза.  Жуковтан тыш, әлеге парадны  америкалы генерал Дуайт Эйзенхауэр, британияле фельдмаршал Бернард Монтгомери һәм француз генерал Жан де Тассиньи кабул итә. Совет гаскәрләренең өченче хәрби парады 16 сентябрьдә Кытайның  Харбин шәһәрендә оештырыла һәм Японияне җиңүгә багышлана.  

Бөек Ватан сугышы фронт өчен дә, тыл өчен дә  зур сынау чоры була.  Бөтен халыкларның язмышында хәлиткеч роль уйнаган аяусыз сугыш безнең илгә бик кыйммәткә төшә. Гомум алганда, СССР  27 миллионга ( хәрбиләрне һәм дошман басып алган җирләрдәге тыныч халыкны да кертеп) якын кешесен югалта. Ә күпме сабый тумый кала!? Илнең матди югалтуы барлык милли байлыкның 30 процентын тәшкил итә.  Кайбер мәгълүмәтләргә караганда, хәрәкәттәге армиядә һәр икенче сугышчы һәлак була. 

Җиңү язы китергән 1945 елда да СССРның Җиңү парады нәкъ шушы көнне — 24  июньдә оештырылган. Ул көнне Кызыл мәйданга 24 маршал, 249 генерал, 2536 офицер, 31116 рядовой һәм сержант җыела.   Җиңү парадында катнашкан генераллар арасында Балык Бистәсе районыннан Кызыл Армиянең Генераль штабы җитәкчесе, Югары Ставка члены, Армия генералы керәшен милләтеннән булган  Алексей Антоновның да катнашуы билгеле. 

СССР тарихында ике — хәрбиләштерелгән Мәскәүдәге  1941 елның   7 ноябрендәге һәм 1945 елның 24 июнендә узган Җиңү  Парадлары игътибарга лаек. Болардан соң, хәрби Җиңү  Парадлары 1965, 1985 һәм 1990 юбилей елларында үтә.  1965 елдан соң  Җиңү Көне — дәүләт бәйрәменә әйләнә.   

2020 елның 24  июнендә тантаналы бәйрәмне, Мәскәүдә һәм Россиянең хәрби округлар штаблары, флот, хәрби көчләр берлекләре булган 19 шәһәрдә, 9 герой-шәһәрдә уздыру күз алдында тотыла. Илдә барлыгы 177 мең кеше, 4,5 мең хәбри техника Җиңү парадларында катнашачак.

Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына багышланган бәйрәм чаралары һәм парад Татарстанның башкаласы Казанда да оештырыла. Хәрби — мәдәни чараны ТНВдан карап булачак.

Санкт — Петербургта Җиңү парадына әзерлек күптән башланды. Сарай мәйданында төнлә берничә репетиция үтте. 2020 елның 24 июнендә төп чаралар да Сарай мәйданында оештырылачак.  Җиңү Парадының «җәяү» өлешендә 4,5 мең хәрби, болар көч ведомстволары хезмәткәрләре, хәрби югары уку йортлары курсанты һәм суворовчылар.

Пискаревкадагы Ватан Ана һәйкәленә чәчәкләр салу күз уңында тотыла. 

Җиңү парады тәмамланганнан соң, көндезге сәгать уникедә бөтен илдә, бер минут эчендә, теләсә -кайсы транспорт чарасыннан гудок биреләчәк.  

Халкыбыз  каһарманнары

Татар халкының уллары һәм кызлары Бөек Ватан сугышының бөтен хәлиткеч яуларында катнаша. Изге көрәштә башын салган татар яугирләренең исемнәре 27 томлы Хәтер китабына кертелгән.  161 милләттәшебезгә Советлар Союзы Герое  исеме бирелә. Йөзгә якын татар югары хәрби бүләкләргә лаек була. 

1941 елда Брест ныгытмасын яклауда катнашкан майор   Петр Гаврилов, генерал Дмитрий Карбышев,  Хәсән күле буенда япон илбасарларына каршы көрәшкән  Евгений Бикбов, каһарман Александр Матросов ( Шакирҗан Мөхәммәтҗанов),   Газиннур Гафиятуллин, Барый Шәвәлиев, Абдулла Сәлимов,  Әхмәт Мөхәммәтов, Мансур Вәлиуллин һәм башкалар үз исемен аяусыз тарих битләренә җуелмас хәрфләр белән язды. Алар белән бер сафта югары хәрби җитәкчеләр арасыннан генерал Фатыйх Булатов, генерал-майор  Зәки Кутлин,   генерал-лейтенант Советлар Союзы Герое 1941 елда Мәскәү яныннан Венгриягә, 1945 елда Монголиягә  кадәр җиткән Гани Сафиуллин, Советлар Союзы Герое, Ленин премиясе лауреаты Муса Җәлил тора.

Көрәш кырларында һәм тоткынлыкта татар язучылары һәм шагыйрьләре дә Фатыйх Кәрим, Мифтах Вәдуд, Мансур Гаяз, Нур Баян һәм Гадел Кутуй һәлак булды..

1944 елның 25 августында Берлиндагы Плётцензее төрмәсендә яшерен оешма төзегән унбер татар егете: Гайнан Кормаш, Фоат Сәйфелмөлеков, Абдулла Алиш, Фоат Булатов, Муса Җәлил, Гариф Шабаев, Әхмәт Симаев, Абдулла Батталов, Зиннәт Хәсәнов, Әхәт Аднашев, Сәлим Бохаровны хәзер кемнәр генә белми.  Алар үз исемен мәңгелек данга күмде.

Һәр халык үз каһарманнарын белергә тиеш. Шуңа күрә, озынга китсә дә, Советлар Союзы  Герое исеменә лаек булган милләттәшләребез исемнәрен атарга булдым. Без аларны белик һәм якты истәлекләренә тап төшермик.  Менә алар: Әбделхат Аббасов, Әлемкәй  Әбдершин,    Абдулихат Әбдершин, саф Абдрахманов, Шамил Әбдерәшитов, Али Әбдеразаков, Рамил Әбдершин, Әнвәр Абдуллин, Мансур Абдуллин, Садыйк Әбелханов, Рем Әбзалов, Анатолий Әбилов, Фәхретдин Әбләзов,   Фәйзулла Әһлетдинов,  Хәмит Әһлиуллин, Сәлим Әйтколов,  Азис Акъегетов, Мәхмүт Актуганов, Вениамин Альбетков, Закир Әсфәндияров,  Фавзылҗан Акмалетдинов, Зәйнетдин Әхмәтҗанов,  Касыйм Әхмиров, Хәсән Әхтәмов, Сабир Әхтәмов, Әхмәтрәшит Әширбәков, Миңнулла Бәдретдинов, Асыйм Бәләев, Гыйльфан Батыршин, Евгений Бикбов, Хәмзә Богданов, Гыймазетдин Вазетдинов, Абдулла Вәлиев, Салих Вәлиев, Әкрам Вәлиев, Геннадий Гәбәйдуллин, Барый Габдрахманов,  Фазулла Гәбдрәшитов,  Петр Гаврилов, Хәмит Гаделшин, Мөхәммәтдин Гайнетдинов, Вячеслав Гайнетдинов,  Нургали Галиев,  Салимҗан Галимҗанов, Әнвәр Гатауллин, Газинур Гафиятуллин,  Абдулла Гыйззәтуллин,  Хәмәзән Гыйззәтуллин,  Гәйфетдин Гыйльметдинов, Таҗетдин Гыйләҗетдинов, Габбас Гыйниятуллин,   Баян Дәүләтов,  Бакир Дәүләтов, Искәндәр Даутов, Ибраһим Дубин, Борис Еналиев, Фәхретдин  Заһидуллин, Муса Җәлилов,  Нәбиулла Зиннуров,   Хәбибулла Ибраһимов,  Мәгъсүм Имаметдинов, Зиновий Исхаков, Тәмерлан Ишмөхәммәтов, Әхмәдулла Ишмөхәммәтов, Леонид Кадергалиев, Шәрифҗан Казанбаев, Әнвәр Калиев, Фәррах Камалетдинов, Салават Карымов,  Таһир Кержнев, Таһир Калюкович, Идрис Кудашев һәм Рәүф Кутуев.

Бу бөек парад аша, иманым камил, һәркем якыннарын  күрә, хәтерли һәм искә төшерәдер.  Мәсәлән, мин әниемнең Сталинград сугышында хәбәрсез югалган абыйсы — Саррахов Әсфәндияр Бәхтияр улын, яше буенча  Бөек Ватан сугышының соңгы елларында фронтка эләккән һәм Украина бандерларына каршы сигез ел көрәшкән һәм төзәлмәс яралар алган  әтием — Хәсәнов Зәригать Гәрәй улын һәм 15 яшеннән колхозда бригадир — хисапчы булган әнием — Хәсәнова Мөкәрәмә Бәхтияр кызын күз алдына китерәм. Әнием Миякә районының Әнәч авылыннан  җәяү Стәрлетамактагы оборона заводында корал эшләүчеләргә, шул исәптән әтисенә дә,  азык — төлек тә илтә. Әтием алган яралардан 42 яшенә кадәр генә яшәде.  

Җиңүгә китергән ышаныч һәм көч

Бөек Ватан сугышы чорында безнең илнең барлык милләт вәкилләре иңгә — иң торып явыз дошманга каршы көрәшә. Ул елларда ватанпәрвәрлек тойгысы белән тәрбияләнгән, намус, сафлык, хакыйкать, бурыч һәм чисталык кебек сыйфатларны югары бәяләгән совет кешеләрен уртак максат берләштерә. Фашистларны үз җирендә тончыктыру. Халыкка авырлыкларны җиңәргә ярдәм иткән һәм алга этәргән тагын бер көч — ул дингә ышану була. Күпләрнең  фронтка догалы язмалар белән китүе билгеле, кызылармеецлар көрәш алдыннан Изге Коръән сүрәләрен кабатлый.  

Билгеле булуынча, кешелек хәзергә шушы санап киткән хис- тойгылардан һәм ихлас ышанудан да югарырак көчләрне белми.

1942 елның 5 -17 маенда Уфада мөселман руханилары корылтае оештырыла. Анда илнең барлык төбәгеннән дингә ышанучылар вәкилләре катнаша. Корылтайда,  без Советлар Союзы мөселманнары бөек Пәйгамбәр Мөхәммәт әйткән сүзләрне яхшы хәтерлибез ( Аллаһы Тәгалә аңа фатыйха бирсен һәм сәламләсен)  «Хуббуль ватан миналь иман» диелә. Бу сүзләр шулай тәрҗемә ителә: » Туган илгә ярату дингә ышанудан туа». 

Мөселман руханилары вәкилләре дин тотучыларга немец-фашист һөҗүменә каршы көрәштә    » Мөрәҗәгать» кабул итә:  «Немец-фашист юлбасарлары, сугыш игълан итмичә хыянәтчел рәвештә Советлар Союзына һөҗүм итте… Бөек Аллаһы Тәгалә Коръәндә әйтә: » Аллаһы юлында сезгә каршы көрәшкән кешеләргә каршы көрәшегез. Әмма рөхсәт ителгән чикне узмагыз.  Әлбиттә,  Аллаһы Тәгалә җинаятьчеләрне яратмый»  ( Коръән, 2:190)  Сез аларны, кайда гына очратсагыз да юкка чыгарыгыз, сезне куган җирдән куыгыз;  фетнә һәм вәсвәсә ( коткы) үтерештән дә җимергечерәк (Коръән, 2:191).

Җиңү парадында — Юлбарыс (Джульбарс)

1945 елгы Җиңү парадында мина — сапер хезмәте хәрбиләре этләре белән  катнаша. Бу очраклы түгел. Сугыш кырларында этләр 4 милллион мина һәм фугас таба. Өч йөз торак пунктын шартлаудан саклап кала. Дүрт аяклы хәрби- яугирләр арасыннан бай биографияле Джульбарсны атарга кирәк. Ул берүзе сугыш яланын 7 меңнән артык минадан тазарта. Хәрби батырлыклары өчен ул «Хәрби казанышлары өчен» медале белән бүләкләнә. Джульбарс кинематографиядә дә  үзен күрсәтә. «Белый Клык»  художество фильмында талантлы «уйный». 

Туп тавышын — сабый авазы җиңгәндә

Әлеге бөек Парад — илнең зур югалтулар аша тарихи Җиңүгә ирешүен чагылдыручы үзенчәлекле чара гына түгел. Миллионлаган тынычлык сөюче кешеләрнең аяусыз сугыш кырларында вакытсыз өзелгән гомерләре, киселгән өметләре,  тылдагыларның рәнҗеш һәм ышаныч, өмет һәм өметсезлек белән тулган дүрт елга  сузылган көннәре дә ул. Кызыл мәйданда яңгыраган хәрбиләр аяк тавышы, атлар тоягыннан чыккан очкын, хәрби машиналар һәм очкычлар аша ишетелгән гөрләү тавышлары сугыштан кайтмый калган, фашист камалышында бер гаепсез һәлак булган  һәм тумый калган сабыйларның авазы да бугай ул. 

1418 көнгә сузылган Бөек Ватан сугышы күптән тарихта калды. Әмма аның һәр көне кайтаваз булып кешелек язмышында һаман яңгырый. Иясе белән бергә өйгә кайтмаган очпочмаклы яугир хатларында, сандыкта тузган кәләш белән кияү киемендә, улын сугыштан көтеп чәчләренә чал төшкән ана йөрәгендә еллары гына түгел, көннәре генә түгел, секундлары ачык яра булып эз салган. 

Зәрия Хәсәнова, 

Санкт — Петербург шәһәре һәм Ленинград  өлкәсе татар журналистлары клубы рәисе.

Фото: Михаил Огнев / «Фонтанка.ру»

Добавить комментарий

, , ,
Похожие новости