3 март көнне Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев эш сәфәре белән Пермь краеның Барда авылында булды.Биредә ул XIV Бөтенроссия авыл Сабан туен әзерләү һәм үткәрү буенча оештыру комитеты утырышында катнашты. Чараны Пермь крае губернаторы Дмитрий Махонин алып барды.

Утырышта шулай ук Пермь крае губернаторы Администрациясе җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Александр Смертин, Барда муниципаль районы башлыгы Хәлил Алапанов һәм башкалар катнашты.

Исегезгә төшерәбез, XIV Бөтенроссия авыл Сабан туе 14-15 июнь көннәрендә узачак. Баш батыргаТатарстан Рәисе бүләге – автомобиль биреләчәк. 2025 елда Бөтенроссия авыл Сабан туе эстафетасын Киров өлкәсенең Малмыж районы кабул итәчәк.

Бөтендөнья татар конгрессының матбугат үзәге

Добавить комментарий

, , ,
Похожие новости