18 апрельдә Татарстан Республикасы Алабуга шәһәрендә «Төрки дөнья хәзерге чынбарлыкта: тел, әдәбият, тарих һәм мәдәният проблемалары» XII Халыкара тюркологик конференция булып узды. Ул Казан (Идел буе) федераль университеты Алабуга филиалы тарафыннан оештырылды.

Конференция программасына 150 тикшеренүченең докладлары керде – Россиядән генә түгел, башка илләрдән дә: Үзбәкстаннан, Азәрбайҗаннан, Казакъстаннан, Кыргызстаннан, Төрекмәнстаннан, Төркиядән. Конференциягә катнашкан галимнәрнең күбесе онлайн рәвештә чыгыш ясаган, ләкин Татарстанда яшәүчеләр очно рәвештә катнашыр өчен Алабугага килгәннәр. Күп тикшеренүче Казаннан иде – Казан (Идел буе) федераль университеты филология һәм мәдәниятара багланышлар институтыннан, ТР ФА Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтыннан, ТР ФА Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институтыннан.

Пленар утырышта әдәбиятчы Хатыйп Миңнегулов, тарихчы Зөфәр Шакиров, әдәбиятчы Нурфия Йосыпова, археолог Альберт Нигамаев, фольклорчы Нәркәс Хөббетдинова чыгыш ясадылар. Нурфия Йосыпова үз «Төрки әдәбиятлар контекстында хәзерге татар шигърияте» исемле докладын татарча укыды.

Көндезге аштан соң секцияләр эше башланды, төрле секцияләр тел белеме, әдәбият, тарих, фольклор сорауларына багышланган иде. Секцияләрнең берсендә онлайн рәвештә Төркия Малатья шәһәрендәге Инөнү университеты магистранты, төрек кызы Неслихан Яшар саф татар телендә «Татар шагыйре Дәрдемәнд шигырьләрендә угыз теленең эзләре» докладын укыды. Төркиядә татар телен һәм әдәбиятын тирәнтен укучы кешеләр бары бик сөендерә. Аннан соң Санкт-Петербургта яшәүче Казан фәнни үзәге күпфакторлы гуманитар анализ һәм когнитив филология лабораториясе фәнни хезмәткәре Максим Кузнецов чыгыш ясады. Ул да онлайн рәвештә конференция эшенә катнашты, анда үзе эшләп чыгарган татар фигыле нигезен табу алгоритмы һәм аның буенча ничек эшләргә кирәклеге турында сөйләде. Санкт-Петербургтагы Каюм Насыйри институты мәгариф һәм мәдәният үзәге татар теле курсларында методист ярдәмчесе булып укытуы тәҗрибәсен дә кагылып китте ул. Үткән якшәмбедә курсларда Максим Кузнецов алып барган мөстәкыйль эш татар телен өйрәнүчеләр өчен ясалган алгоритмы белән куллану эффективлыгын исбатлады. Аны дәресләргә күп тапкыр чакырган өчен татар теле методисты Фирая Рәшитовага рәхмәт әйтергә кирәк.

Максим Кузнецовның татар телендәге «Татар телендә фигыль нигезен аның инфинитивы буенча билгеләү алгоритмы эше мисаллары» мәкаләсе конференция эшләре җыентыгына һәм РИНЦка (Россия фәнни цитаталау индексына) керер. Аны татарчада редакцияләргә Максимга Екатеринбургтагы Каюм Насыйри үзәге татар теле укытучысы Алинә Хәйруллина булышты, аңа да моның өчен рәхмәт.

Питер.Татар порталы редакциясе

Фото: https://kpfu.ru/elabuga/turkology/novosti/xiimezhdunarodnaya-tjurkologicheskaya-447105.html

Добавить комментарий

, , ,
Похожие новости