«Евровидение — 2021″дә 12 елга беренче тапкыр урыс телендә җыр яңгыраячак. Әлеге дөньякүләм киң билгеле җыр бәйгесендә Русия данын таҗик кызы яклаячак. «Урыс хатын — кызы» дигән музыкаль әсәрне җырчы Маниҗа Сангин (Хамроева) башкарачак. Бу хөрмәткә Маниҗа күпчелек тамашачыларның аның файдасына тавыш бирүе аркасында лаек булды.

Беренче карашка сәеррәк тоелган бу вакыйганы ( хәер нәрсәсе сәер булсын инде аның) берәүләр шунда ук штыкка алды. Кайбер кайнар башлар кызның музыкаль сәләтенә күз йомып, бары тик кайсы милләттән булуына гына игътибар итте. Тәнкыйтьчеләр арасында җырчы исеменә карата шактый дорфа сүзләр дә яңгырады. Зыялылыктан һәм элементар интеллигентлыктан ерак торган бәндәләрне НТВның туры эфиры тапшыруында бик тиз урыннарына утырттылар. Артистка милләтенә карап аяк чалсак, без үзебез нацистлардан нәрсәсе белән аерылабыз соң, диде билгеле алып баручы. Хәтта башкалар кәефен саклаудан шактый ерак торган, кемнең кем булуына карамастан, шактый кискен сүзләрне  битенә бәреп әйтә торган Ксения Собчак та Маниҗаның «Евровидение -2021″дә катнашуына Русия телевидениесының беренче каналында «хәер — фатыйха»сын бирде.

Кем ул Маниҗа? Каян килеп Русиянең музыкаль сәнгате күгендә күренде?

Маниҗа Дәлер кызы Сангин (Хамроева) 1991 елның 8 июлендә Дүшәнбе шәһәрендә туган. 1994 елгы гражданнар сугышы вакытында йортлары җимерелеп төшә һәм гаилә Мәскәүгә күчеп килә. Гаиләдә алты бала. Маниҗа уртанчысы. Русия башкаласында кыз музыкаль белем ала. Русия дәүләт гуманитар университетының психология факультетын тәмамлый.

Усмановлар (әнисенең фамилиясе) Таҗикстанда шактый күренекле гаилә була. Маниҗаның дәү әтисе (картәтисе) Тоджи Усман — таҗик язучысы һәм журналист. Тоджи хөрмәтенә Худжанд  шәһәрендә монумент куелган һәм бер урам аның исемен йөртә.

Автор һәм башкаручы, урыс һәм таҗик телләрендә җырлаучы Хамроева бәйсез музыкант, музыкаль видеоклиплар режиссеры. Ул Мanizha псевдонимы белән чыгыш ясый. Инстаграммда яңгыраган үзе язган билгеле музыкаль видео-коллажлардан соң киң танылу ала. Маниҗа фарсы теленнән алынган «нәфис», Сангин — «таш» дигәнне аңлата.

Музыкага тартылу кызга әнисеннән һәм әтисеннән бирелә. Алар тормышларын җыр белән бәйләп алып бара. Шулай да дәү әнисе (картинәсе) Маниҗаны җыр — моңга тартуда төп рольне уйный. Ул кызны музыка белән шөгыльләнүгә дәртләндереп тора. Соңрак Маниҗа фамилиясен дәү әнисенекенә — Сангинга алыштыра. Әтисе тәүдә кызының музыка белән шөгыльләнүенә каршы булса да, соңрак ризалыгын бирә.

2003 елда Маниҗа Сангин Юрмалада узган үсмерләрнең халыкара җыр бәйгесендә Гран — при ала. Бәйсез Дәүләтләр Берлеге оештырган «Өмет нуры» конкурсында сәләтле җырчы булуын тагын бер тапкыр раслый.

Унбиш яшендә зур музыкаль индустриягә эләгә. «Мөселманлыгы артык күзгә бәрелеп тормасын» өчен  кызның кыяфәтен үзгәртәләр: чәчен ачык төскә буйыйлар, ауропача киендерәләр һәм «Ру Кола» псевдонимы бирәләр.

2020 елда Маниҗа «Кояш шәһәре» җырын иҗат итә. Тыңлаучылар аны җылы кабул итә. Соңрак » Яугир юлына басам» җыры дөнья күрә һәм аны «Мулан» картинасында яңгыраталар.

2021 елда Сангин «Евровидение — 2021″дә катнашырга дәгъва итүчеләрнең берсе була. Тәүдә Русия әләмен Little Big төркеме якларга тиеш була. Әмма алар катнашудан баш тарта.

Сайлап алу барышында Маниҗа иң күп тавышны җыя. Шулай итеп, Роттердамның  «Евровидение — 2021» халыкара сәхнәсендә Русия исеменнән ике телдә җырлаучы таҗик кызы чыгыш ясаячак. Маниҗа «Урыс хатын — кызы» әсәрен башкарачак.

Соңгы елларда илләрендәге икътисадый авырлык нәтиҗәсендә Урта Азиядән Русиягә күпләр күчеп килде. Байтагы биредә милләткатнаш гаилә корды, фатирлар алды. Аларны сәнәгатьнең төрле төбәгендә очратырга мөмкин.   Тырыш булулары һәм бернинди хезмәттән дә баш тартмаулары, тәртиплелекләре, спиртлы эчемлектән ерак торулары аркасында аларны рәхәтләнеп эшкә алалар. Нигездә авыр һәм аз түләнүче хезмәттә кулланалар.

Маниҗа Сангин (Хамроева) шушы Урта Азия катламын ( сүз аларга карата булган мөнәсәбәт турында бара) ерып чыгып килә. Җырчы сәләте өчен аерым игътибар һәм танылу таләп итә. Күпмедер дәрәҗәдә ул аңа иреште дә. «Евровидение — 2021″дә җиңәрме ул,  юкмы анысы икенче мәсьәлә. Ничек кенә булмасын Сангин үзен күрсәтте инде. Бу вакыйгага мыек астыннан көлеп караганнар да булган хәл белән килеште.

Мин инде үз чиратымда, Петербург Татар порталы (баш мохәррире Равил Закиров) исеменнән дини кардәшебез Маниҗага уңышлар теләргә җөрьәт итәм.

Зәрия Хәсәнова, Санкт — Петербург шәһәре һәм Ленинград өлкәсе татар журналистлары клубы рәисе.

P.S. Язманы әзерләгәндә ачык чыганак мәгълүмәтләре һәм фото файдаланылды.

Добавить комментарий

, , ,
Похожие новости