28 нче апрельдә «Питер Татар» порталы Габдулла Тукайга багышланган финал «Тукай-квиз 2024» онлайн-викторинасын уздырачак.

Квизда катнашучыларга, җавап вариантларны белән, 20 сорау тәкъдим ителә. Җавап табу өчен һәр сорауга 1 минут бирелә, җавапларның дөреслеге һәм тизлеге баллар белән бәяләнә.

Онлайн-викторина 28 апрельдә, якшәмбе, 16:00 башлана.

«Тукай-квиз 2024»кә теркәлү һәм катнашу адресы: https://play.myquiz.ru/p/00641807

Нәтиҗәләр онлайн режимда викторина сайтында ясалачак. Җиңүчеләр рәсми рәвештә 1 майда игълан ителәчәк. Аларга дипломнар һәм бүләкләр биреләчәк.

, , , , , , ,
Похожие новости