Орфей партиясен югары осталыкта башкарган өчен Альберт Әсәдуллин бөтендөнья «Music Week» (Бөек Британия) музыкаль журналының махсус премиясенә лаек була. Халыкара махсус комитет карары белән милләттәшебезнең исеме Бөтендөнья джаз, поп һәм рок-музыка энциклопедиясенә кертелгән. Альберт Бөтенсоюз һәм “Алтын Орфей” халыкара конкурслары лауреаты.
Шушы көннәрдә “Орфей белән Эвридика”ны иҗат иткән билгеле композитор Александр Борисович Журбинның да (Гандельсман) юбилее. Аңа 75 яшь тулды. Совет һәм Россия композиторы, Россиянең атказанган сәнгать эшлеклесе 1945 елның 7 августында Ташкент шәһәрендә яһүд гаиләсендә туган.
Журбин күп җырлар авторы, уннарча кинофильмнарны музыкаль яктан бизәде.
1970 -1977 елларда Ленинградта яши һәм эшли. 1970 еллар уртасында кинолар өчен музыка яза. Александр Журбин язган көйләр «В моей смерти прошу винить Клаву К.», «Мелодия на два голоса», «Эскадрон гусар летучих», «Бедная Маша», «Предел желаний», «Женатый холостяк», «Колье Шарлотты», «Голова Горгоны», «Джек Восьмёркин — «американец»», «Биндюжник и Король» кебек киң билгеле совет картиналарында яңгырый.
Композитор Александр Журбинның иң билгеле һәм музыка дөньясында гына түгел, мәдәнияттә якты эз калдырган әсәре » Орфей һәм Эвридика» — рок — операсы. Күренекле композитор аны төньяк башкалада иҗат итә. Катлаулы, җитди һәм матур яңгырашлы әсәрне башкаруга Ленинград Консерваториясе каршындагы «Җырлаучы гитаралар» («Поющие гитары») ансамбле җәлеп ителә. 1975 елда Ленинград консерваториясенең опера студиясендә «Орфей һәм Эвридика»ның премьера алды чыгышы күрсәтелә. Төп рольләрне Альберт Әсәдуллин һәм Ирина Понаровская башкара. Музыкаль әсәр композиторга һәм аны башкаручыларга зур танылу китерә. » Орфей»ның киң тамашачы өчен тәгаенләнгән тәүге премьерасы Санкт — Петербургның Киров исемендәге мәдәният йортында куела. Зур тамашачы хөкеменә чыгарганга кадәр спектакльне мәдәният эшлеклеләренә, комиссиягә, якыннарга һәм танышларга күрсәтәләр. Андый күрсәтү өч тапкыр оештырыла.
Александр Журбин 1990 елда Америкага китә. Анда музыкаль әсәрләр яза, рестораннарда уйный. Россиядән берничә заказ ала һәм 2001 елда кире ватанга әйләнеп кайта.
2003 елның декабрендә » Орфей һәм Эвридика» рок-операсы Гиннесның рекордлар китабына, бер коллектив тарафыннан иң күп тапкыр уйналган мюзикл буларак кертелә. Рекорд теркәлгән вакытка спектакль 2350 тапкыр куела. Орфей партиясен югары осталыкта башкарган өчен Альберт Әсәдуллин бөтендөнья «Music Week» (Бөек Британия) музыкаль журналының махсус премиясенә лаек була. Халыкара махсус комитет карары белән милләттәшебезнең исеме Бөтендөнья джаз, поп һәм рок-музыка энциклопедиясенә кертелгән. Альберт Бөтенсоюз һәм “Алтын Орфей” халыкара конкурслары лауреаты.
Альберт Әсәдуллин музыка белән И.Е.Репин исемендәге СССР Художество академиясе каршындагы сынлы сәнгать, скульптура һәм архитектура институтында укыганда ук ныклы кызыксына. “Җырлаучы гитаралар” инструменталь ансамбле җитәкчесе Анатолий Васильев беренче совет рок-операсында Орфей партиясе өчен башкаручы эзләгән була. Ул Альбертны академиядән эзләп таба һәм аның үзенчәлекле тенор тавышына игътибар итә.
» Орфей»ны Ленконцерт раслый. Әмма моның өчен Александр Журбинга махсус комиссия каршында үз әсәрен уннарча тапкыр «башкарып» күрсәтергә туры килә. Үзе рояльдә уйный, үзе «җырлый». Журбинның вокалист булмавын исәпкә алганда, аның җырлавы бик үзенчәлекле яңгырады, дип көлеп искә алган иде милләттәшебез.
Ленконцерт комиссиясенең «Орфей һәм Эвридика»ны шулай озак дөньяга чыгарырга теләмәве яхшы аңлашыла. Совет чоры өчен рок- опера буржаз музыкасы һәм ят мәдәният була.
» Орфей һәм Эвридика»да сәясәтнең эзе дә булмаса да, аны кайбер рәсми оешмалар штык белән каршы ала. Шуңа карамастан, арытаба кайбер урыс композиторлары тәүге рок — операдагы музыкаль табышларны рәхәтләнеп куллана. Бүген киң популярлык яулаган билгеле җырчылар Альберт Әсәдуллин ( Орфей) һәм Ирина Понаровская (Эвридика) өчен ул дебют чыгышы була. Әмма киләчәктә Эвридиканы Наталья Улейская уйный. Әлеге опера язылган ике катлы альбом миллионнан артык тираж белән сатыла. «Җырлаучы гитаралар» вокаль инструменталь ансамбле рок — операда өч меңгә якын тапкыр катнашкан.
Агымдагы елның 31 октябрендә «Орфей» га 45 ел тула. Ул илебездәге совет чорындагы беренче рок — опера. Арытаба Ленкомда » Хоакин Мурьетеның йолдызы һәм үлеме» , аннары «Юнона һәм Авось » иҗат ителә. Бу хакта 2005 елда «Орфей» ның утыз еллык юбилеена карата биргән интервьюсында Альберт Әсәдуллин җентекле сөйләгән иде. Ул 1975 елда «Орфей и Эвридика»ны сәхнәләштерү СССРда бомба шартлауга тиң булды. Ул чорда афишалар һәм реклама юк дәрәҗәсендә иде. Әмма тамашачы каяндыр белә иде һәм заллар шыгрым тулы иде, дип сөйләде.
«Орфей һәм Эвридика» премьерасы көнен Альберт Әсәдуллин:
— Дулкынлану шулкадәр көчле иде, сәхнәдә ничек җырлаганымны хәтерләмим. Барысы да томан эчендәге кебек. Гүя, мин түгел, башка кеше җырлады. Чыгыш тәмамлангач та гримеркадагы өстәлгә чыгып егылдым. Кулны да, аякны да селкетә алмыйм. Якындагы ишек аша өлкән яшьтәге артистканың: » Бу искиткеч! Малайны саклагыз. Әгәр ул болай уйнаса, аның алдында ике юл — йә юләрләр йорты, йә теге дөнья», дигән сүзләрен ишеттем, — дип хәтерләгән иде.
Хәзер дә Петербургның «Рок — Опера» репертуарыннан «Орфей һәм Эвридика» төшеп калганы юк. Кайбер чыганакларга караганда, бу чорга әсәр сәхнәдә 5 мең тапкыр уйнанылган, уннарча тапкыр сәхнәләштерелгән.
Ә Орфей бүгенге көндә дә — Альберт Әсәдуллин. Бу образ милләттәшебезнең музыкаль
иҗатында мөһим күтәрелеш булды. Җырчының үз фикеренчә, бу жанрда бар булмышың белән күренеп була. Спектакльдә бар наз, нечкәлек, хис һәм гүзәллек чагылыш таба.
Кызыклы мәгълүмат: Юрий Антонов, Ирина Понаровская, Альберт Әсәдуллин, Альгирдас Паулавичюс, Валентин Бадьяров, Григорий Клеймиц, Валерий Бровко, Галина Баранова, Сергей Лавровский һәм башкалар «Җырлаучы гитаралар» ансамбленнән күтәрелде.
Александр Журбин иҗат иткән Россия «Орфее» илнең иң кыйммәт театраль проектларыннан берсе. Үзенчәлекле костюмнар һәм декорацияләр белән берлектә тудырылган образлар спектакльне кабатланмаслык һәм истә калырлык итә. Орфей партиясендәге төп рольне менә кырык биш ел инде милләттәшебез Альберт Әсәдуллин зур осталык белән башкара. Ул бу партияне тамашачыга җиткерүче тәүге артист. Белгечләр әйтүенә караганда, Әсәдуллин Орфейны һәрчак яңача күрсәтә. Шуңа ул ялыктырмый да. Бу хакта 2008 елда ук татар матбугаты да язып чыккан иде.
Зәрия Хәсәнова, Санкт — Петербург шәһәре һәм Ленинград өлкәсе татар журналистлары клубы рәисе.
Фоторәсемнәр интернеттан алынды.