Санкт — Петербургның «Милләтләр йортында» Казан рәссамы Полина Илюшкинаның  «Җир шары буйлап мольберт белән» дип аталган шәхси күргәзмәсе ачылды. Күргәзмә эшендә Татарстан Республикасының Санкт — Петербург шәһәре һәм Ленинград өлкәсендәге даими вәкиле Ренат Вәлиуллин, татар милли — мәдәни оешмалар әгъзалары, рәссамнәр, яшьләр катнашты. 

ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан Петербургта махсус фестиваль үткәрелә. Ул берничә милли  — мәдәни чарадан тора.  Полина Илюшкина күргәзмәсе шушы чараларның берсе.

Рәссам Полина Илюшкинаның «Ренессанс» оркестры белән берлектә » Минем данлы Татарстаным» дип аталган нәфис-музыкаль күргәзмәсе төрле яшьтәге тамашачыга  тәгаенләнгән. Үзенчәлекле күргәзмә темасы күптөрле. Аның үзенчәлеге шунда: картиналар белән танышуны камера оркестры башкарган татар милли көйләре баета. Күргәзмә тематикасында Үзбәкстан, Таҗикстан, Төркия, Вьетнам, Мьянма, Шри — Ланка, Россиянең төрле шәһәрләрендә һәм әлбиттә, Татарстанда язылган эшләр өстенлек алган. Картиналар арасында рәсем һәм график эшләр бар.

Полина Илюшкина 1990 елда Казанда туган. Махсус белем ала. 2018 елда Татарстанда Россия рәссамнәр академиясе каршындагы иҗади остаханәгә кабул ителә. Полина Россия Рәссамнәр  иҗади берлеге әгъзасы.

Ул үзен рәссам — реалист, дип атый. Мин төшергән кеше танырлык булырга  һәм аның психологик портреты чынбарлыгында чагылырга тиеш, дип исәпли.

Полина Илюшкина язган картина — рәсемнәрендә  тормышның төрле ягын күрсәтергә омтыла. Ул  һәр җирдә һәм һәр нәрсәдә матурлык күрә белә һәм аны тамашачыларга да җиткерүгә ирешә. Аны җир шарының төрле почмагында яшәгән, төрле дин тоткан, уй- омтылышлары төрле булган гади кешеләр тормышы кызыксындыра.  Ул берүк вакытта хәзерге заман яшәешен дә, тарихи вакыйгаларны чагылдырган тормышны да тасвирлый. Кайбер картиналар рәссамнең «өлгереп» җиткәнен көтеп тә ята.

Полина Илюшкина берничә халыкара фестиваль лауреаты, төрле дәрәҗәдәге — академик, халыкара, бөтенроссия, төбәкара, шул исәптән, Яңа Третьяковка 2020 дә  «Яңа вакыт»та үз эшләре белән катнаша. Аның шәхси күргәзмәләре Казанда, Мәскәүдә, Әлмәттә, Германиядә үтте. Кытайда, Көньяк Кореяда, Мисырда, Венгриядә, Словакия, Сербия, Италия һәм башка илләрдә ул күмәк күргәзмәләрдә катнашты.

Күргәзмәне күрергә килүчеләр Полина Илюшкина хезмәтенә югары бәя бирде. Һәркем күңеленә данлы Татарстан белән бәйле җылы тойгылар алып китте.

Зәрия  Хәсәнова, Санкт- Петербург шәһәре һәм Ленинград өлкәсе татар журналистлары клубы рәисе.

Фоторәсемнәрдә: күргәзмәдән күренешләр

Добавить комментарий

, , ,
Похожие новости