Күпмилләтле Россиядә гасырлык тарихы булган Казан төрле милләт һәм дин вәкилләренең  үзара сыешып, берләшеп һәм дуслашып яшәү үрнәген күрсәтә. Татарстан барлык кешелек дөньясына күптөрле мәдәниятләрнең бергә тату яши алуын исбатлый. Чынлыкта Татарстан йөзендә күпмилләтле алдынгы һәм цивилизацияле  яңа дәүләт барлыкка килде.

Татарстан хакында сөйләгәндә, Казанның мең еллыгы тантанасы Санкт — Петербургта киң билгеләнгәнлеген әйтергә кирәк. Иделдәге башкала бәйрәме 2005 елның 27 маенда Нева буендагы башкалада башланды. Петропавловск ныгытмасы бастионындагы туп тавышы ул көнне татарстанлылар һәм һәр татар кешесе өчен яңгырады. Бу тарихи атуны иң лаеклы милләтпәрвәр Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев башкарды.

Ул көннәрдә Минтимер Шәймиев җитәкчелегендәге Татарстан делегациясе Санкт — Петербургта бик  җитди һәм эшлекле очрашулар да үткәрде. Казаннан килгән бөек һәм ихтирамлы  кунак Пулково аэропортыннан ук ул вакыттагы Санкт — Петербург губернаторы Валентина Матвеенко белән Смольныйга юл алды. Алар ике арадагы хезмәттәшлекне ныгыту бенча фикер алышты. Мөһим документларга кул куелды.

Петропавловск ныгытмасыннан яңгыраган туп тавышы ике шәһәр арасындагы дуслык һәм туганлык турында сөйләде. 27 майда 302 еллык туган көнен билгеләгән  Санкт — Петербург юбилей эстафетасын Казанга тапшырды.

1920 -1937 елгы герблар

Казан Санкт — Петербургның туган көненә бүләк белән килде. Милләттәшләр Казан урамын, Җәмигъ мәчетен һәм башка татар исеме белән бәйле тарихи һәм истәлекле урыннарны төзекләндерде һәм яңартты. Төньяк башкала да җавапсыз калмады.  Күркәм рухи башкалабызда Петербург урамы һәм Эрмитаж музее филиалы ачылды. Казан метросын төзүдә дә петербурглылар актив катнашты.

Татарстан делегациясе Пискарев мемориалында булып Бөек Ватан сугышында Ленинград өчен көрәштә башын салган якташларны искә алды. Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев  һәм Казан хакимияте башлыгы Камил Исхаков Ватан — ана һәйкәленә һәм яугирләр истәлегенә куелган плитәгә гөлләмәләр салды.

Шул көннән Пискарев мемориалы музеенда Бөек Ватан сугышы чорында Ленинградны яклаган Татарстаннан көрәшкә алынган яугирләр исеме язылган Хәтер китабы саклана.  Басманы Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев бүләк итте.

Быел да Татар АССРы төзелүнең 100 еллыгы көннәрендә Санкт — Петербургта яшәүче милләттәшләр элеге юбилей — вакыйгага милли — мәдәни чаралар әзерли. Татарстан Республикасының Санкт — Петербург һәм Ленинград өлкәсендәге Даими Вәкиллеге ( даими вәкил Ренат Вәлиуллин) җитәкчелегендә оештырылучы бу чаралар да шәһәрнең һәм өлкәнең барлык татар милли — мәдәни җәмгыятьләре актив катнаша.

1978 ел гербы

Гадәттә, юбилей көннәрендә истәлекле даталарны барлыйлар. Без дә шул гадәткә тугры калыйк.

     Казан — 1005 елда барлыкка килә.

    1428 елдан — Казан ханлыгы башкаласы

    1708 елдан — Казан губернасы башкаласы

    1920 елдан — ТАССР башкаласы

    1991 елдан — Татарстан Республикасы башкаласы

    Халкы — ике миллионга якын

   Территориясе — 425, 3 кв.км.

Казанда йөздән артык милләт вәкилләре яши. Төрле чыганакларга караганда, Татарстан башкаласы Россиянең «искесәнәгать» калаларыннан исәпләнә. Ул эшлекле, финанс, сәнәгать һәм мәдәният үзәге булып тора. Биредә үзенчәлекле җитештерү, фәнни — тикшеренү, тәҗрибә — эксперименталь һәм проект- конструкторлык учреждениеләре тупланган. Казан дәүләт университеты ( хәзер федераль университет) совет елларында В.И. Ульянов — Ленин исемендә иде. Без үзебезнең шушы тарихи университетта белем алуыбыз белән чиксез горурланабыз.

Билгеле булуынча, бу көннәрдә россиялеләргә илдә ял итәргә тәкъдим итәләр. Зәңгәр экраннан диктор хәбәр итә: Санкт — Петербургта һәм Казанда ял итәргә теләүчеләр саны артканнан — арта ди. Тыңлап торуы ук рәхәт. Чынлап та, бу ике калада рәхәтләнеп ял итәрлек, карарлык һәм фәһем алырлык нәрсәләр дә, тарихи урыннар да җитәрлек.

Казанның Бауман урамыннан тәпиләп атлаганда күңелдә ниндидер бер рәхәтлек, туганлык һәм ләззәти илаһилык  барлыкка килә. Рухи башкалада гына барлыкка килә торган якынлык бугай ул. Шуңа күпләрнең Казанда ял итәсе килүе гаҗәп тә түгел. Әлбиттә, сүз татар милләтеннән булганнар турында гына түгел.

Казан губернасы гербы унсигезенче гасыр

1875 елда ук әле А.Н. Герцен болай язган: » Гомумән, Казанның роле зур. Ул ике дөньяның  очрашу һәм аралашу урыны. Шуңа күрә анда ике — көнчыгыш һәм көнбатыш башлангычы ачык чагыла.

Төньяк башкалада да Казан белән Петербург бәйләнешен чагылдырган урыннар шактый. Бу шулай ук ике дөньяның  очрашу һәм аралашу урыны.

Беренче урында, әлбиттә, Җәмигъ мәчете тора. 1910 елда мөселманнардан җыелган акчага булачак мәчеткә нигез салына. Күпме еллар инде ул шәһәрнең үзенчәлекле бизәге булып тора. Аның кабатланмас архитектурасы ерактан ук балкып тора.

Соңгы елларда Санкт — Петербургта күренекле милләттәшләребез Атаулла Баязитов, Габдулла Тукай, Муса Җәлил һәм Измаил Зәйдуллиннар исеме мәңгеләштерелде. Алар сынын чагылдырган бюст — һәйкәлләр иҗат ителде.

2004 ел

Тарихка кереп каласы «һәйкәл» һичшиксез матбугат. Атаулла Баязитов нигез салган «Нур — Свет» гәзитеннән башлап бүгенге көндә билгеле тарихчы һәм журналист Рәхим Теләшев язган китапларда бай тарихыбыз чагыла. Хәер, бу хакта аерым язарга кирәк.

Сәнгатьтә, сәнәгатьтә һәм мәдәнияттә зур казанышларга ирешкән күренекле милләттәшләр турында да бик күп язарга мөмкин. Әмма ул инде икенче зур тема.

Әлеге язмада мин Казан белән Санкт — Петербург тыгыз бәйләнештә яши. Бер — беребезнең шатлык — куанычлары һәм проблемалары хәл итәсе уртак мәсьәлә булып тора, дип әйтергә теләдем. Татарстан белән бәйле кечкенә генә вакыйга да кайтаваз булып төньяк башкалада яңгырый. Шәһәрдәге һәм Ленинград өлкәсендәге татар милли — мәдәни җәмгыятьләре ТАССРның 100 еллыгына да зур әзерлек белән килде. Концерт номерлары һәм чыгышлар әзерләнде.  Әлбиттә, бу мөһим һәм җитди чаралар Татарстан Республикасының Санкт — Петербург һәм Ленинград өлкәсендәге Даими вәкиллеге ( даими вәкил Ренат Вәлиуллин) җитәкчелегендә махсус программа буенча оештырыла һәм үздырыла.

 ТАССРның йөз еллыгы уңаеннан рухи башкалабыз Казанга киләсе  көннәрдә дә алдынгы сафларда булуын телибез. Күңел шулай һәрчак Татарстанга тартылсын, без аннан рухи көч һәм теләктәшлек табыйк.  

 Зәрия Хәсәнова, Санкт — Петербург һәм Ленинград өлкәсе татар журналистлары клубы рәисе.

Фоторәсемнәдә: Татарстан гербы төрле елларда (интернеттан алынды).

Добавить комментарий

, ,
Похожие новости