Күренекле журналист Рәхим Теләшев китабына бер караш.

Портал татар Санкт-Петербурга и Ленинградской области
Новости, афиша, справочник, социальная сеть, приложение
Портал татар Санкт-Петербурга и Ленинградской области
Новости, афиша, справочник, социальная сеть, приложение
Күренекле журналист Рәхим Теләшев китабына бер караш.
Татарстан Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе утырышында татар әдәби әсәрләрен сәнгатьле укучыларның «ТАТАR СҮЗЕ» республика бәйгесе игълан ителде.
Быел тагын бәйрәм килде. Туган тел белән очраштык. Энҗе бөртегедәй Җир шарының бөтен төбәкләренә таралган милләттәшләр кулларына каләм алып рухи башкалабыз Казаннан яңгыраган Һәрберебезгә таныш булган сүзләрне кәгазьгә тезде.
Милли матбугатка Петербургта нигез салынды.
Санкт- Петербург Милләтләр йортында рәссам Полина Илюшкина күргәзмәсе ачылды
Петербургның 146 нчы санлы мәктәбендә герой — шагыйрь Муса Җәлилгә багышланган «Хәтерләргә һәм онытмаска!» дип исемләнгән батырлык почмагы һәм стенд ачылды.
Коръәннең шигъри басмасы моннан унбер ел элек Санкт — Петербургта нәшер ителде. Изге китапны кабатланмас шигъри юлларга Теодор Шумовский салды. Теодор Адамович Шумовский — тәрҗемәче, тарих фәннәре докторы, фәлсәфә, филология, ислам һәм урта гасыр гарәп тарихы өлкәсендә Русиянең абруйлы белгече. Безгә Шумовский белән якыннан танышу бәхете тиде.
Күпмилләтле Россиядә гасырлык тарихы булган Казан төрле милләт һәм дин вәкилләренең үзара сыешып, берләшеп һәм дуслашып яшәү үрнәген күрсәтә. Татарстан барлык кешелек дөньясына күптөрле мәдәниятләрнең бергә тату яши алуын исбатлый. Чынлыкта Татарстан йөзендә күпмилләтле алдынгы һәм цивилизацияле яңа дәүләт барлыкка килде.
Орфей партиясен югары осталыкта башкарган өчен Альберт Әсәдуллин бөтендөнья «Music Week» (Бөек Британия) музыкаль журналының махсус премиясенә лаек була. Халыкара махсус комитет карары белән милләттәшебезнең исеме Бөтендөнья джаз, поп һәм рок-музыка энциклопедиясенә кертелгән. Альберт Бөтенсоюз һәм “Алтын Орфей” халыкара конкурслары лауреаты.
Петербургның өч йөз елдан артык тарихында ислам дине беренче чратта татарлар белән бәйле. Ислам дине дигәндә, татар милләте күз алдына килә. Чөнки татар һәм ислам аерылгысыз төшенчә. Петроград ягында урнашкан Җәмигъ мәчетен төзелгән көненнән Татар мәчете дип йөртәләр. Шәһәрдә ислам дине урнашу булачак калага тәүге ныгытма салган көннән башлана.