Быел тагын бәйрәм килде. Туган тел белән очраштык. Энҗе бөртегедәй Җир шарының бөтен төбәкләренә таралган милләттәшләр кулларына каләм алып рухи башкалабыз Казаннан яңгыраган Һәрберебезгә таныш булган сүзләрне кәгазьгә тезде.
Текстлар төрле булган кебек, ул сүзләрдә ясалган хаталар да төрле, әлбиттә. Әмма хикмәт хаталарда гына түгел бит. Хикмәт берсе артыннан берсе тезелгән сүзләрнең күңелгә чиксез якын, кадерле һәм көтелгән булуында.
Татарча диктант язганда, мин үзем туып — үскән Башкортостанның Миякә районын күз алдына китерәм. Ул гүзәл якларның Дим һәм Өршәк елгалары искә төшә. Хәер, онытылып торганы юк бит аларның.
Гадел Кутуйның Бөек Ватан сугышы барышында язган тарихи нәсерен хәтерлисездер. Сагындым, бик сагындым сине туган ягым дип яза ул. Дим елгасын искә ала.
Татарча диктант язганда, Уфа шәһәре күз алдына килә. Күренекле композитор Сара Садыйкова безнең янга Казан дәүләт университеты студентлары яшәгән тулай торакка еш килә иде. Красная Позиция урамындагы ул тулай торак күпме җыр — моңны дөньяга тудырган талантлы татар кызы эзләрен хәзер дә саклыйдыр. Хәер, Казан үзе дә милли моңнардан ташып тора ич.
Әнә шул очрашуларда Сара ханым Садыйкова еш кына Уфаны искә алды. Уфада бит сандугачлар сайрый, ди иде Сара ханым. Ул Башкортостанның күренекле шагыйре Шәриф Биккол белән бик дус иде. Аларның бергә иҗат иткән берничә әсәре дә бар. Шулар арасында » Уфа каласы ни өчен матур» , » Менәсе иде Урал тауларына» җырлары һәм башкалар.
Менә шундый изге һәм якты хатирәләрне искә төшерә бөтен җир шарындагы милләттәшләр бер көнне бергә язган татарча диктант.
Зәрия Хәсәнова, Санкт — Петербург шәһәре һәм Ленинград өлкәсе татар журналистлары клубы рәисе.