Бу көннәрдә ике башкала — Казан белән Петербургта яшәүче татарлар билгеле тарихчы, язучы һәм публицист Рәхим Теләшевнең «Нева буендагы татарлар» китабыннан алган дулкынландыргыч тәэсирләр белән яши. Мин дә шул тойгылар дулкынында йөзәм. Тик әлеге китап кулга эләкмәде әле.
Шунлыктан мин Рәхим Теләшевнең икенче, шулай ук көчле хисләр тудырырга сәләтле «Татарлар һәм урыслар» китабын кулыма алдым. Күңелдә туган хис — тойгыларны сезнең белән дә уртаклашырга булдым.
Тарихи — лингвистик уйланулар нигезендә язылган бу басма берәүне дә битараф калдырырлык түгел.
Китапның тышкы бизәлеше үк игътибарны җәлеп итә. Рәхим Теләшев туграсын рәссам Нәҗип Нәккаш язган. Нәккаш белән без Казан дәүләт университетында бер чорда укыдык. Мин аны якыннан беләм, күп эшләре белән танышмын. Искиткеч талантлы рәссам.
Рәхим Теләшев «Татарлар һәм урыслар» китабын язган вакытта архивтагы байтак тарихи документларны барлаган. Археологик табышлар чынбарлыкны һәм тарихи дөреслекне бар булмышында күзалларга мөмкинлек биргән. Әлбиттә, лингвистик анализ аша.
Урыс телендә ике меңнән артык төркизм бар, аларның күбесе татар теленнән алынган. Татарлар Урыс дәүләте барлыкка килүгә һәм аның мәдәниятенә бөтен чагылышында уңай йогынты ясый.
Татар теле урыс дәүләтенең барлык: дипломатия, сәүдә, көнкүреш, кием — салым, терлекчелек, хәрби терминология һәм дин өлкәсенә үтеп керә. Лингвистик күзәтүләр тарихи чынбарлык белән дәлилләнә.
«Татарлар һәм урыслар» китабы фәнни — популяр, тарихи — дингвистик басма. Ул күп мәгълүмат һәм кызыклы хәбәрләр белән тулы. Гади һәм һәркем аңларлык тел белән язылган.
Соңгы вакытта тормышыбызда эштә генә түгел, гаиләдә дә урыс телендә сөйләшү киң урын ала бара. Әмма гел алай булмаган. Берничә гасыр элек, татар теле куәтле һәм тәэсирле чор кичергән. Туган телебез безнең милләткә генә түгел, урыс халкына да, барлык Ауразия халыкларына да мөһим булган. Төрек — татар теле Ауразиянең олы мәйданында йөзләрчә ел буена кулланылган. Күрүебезчә, Ауразия киңлекләрендә, элек ул Бөек Татария дип аталган, яшәгән төп халыклар ике: үз һәм татар телендә сөйләшкән. Ул вакытта безнең телебез халыкара аралашу теле булган.
Хәзерге вакытта «Россия» дип язылган искиткеч зур мәйдан юкка гына «Бөек Татария» дип аталмаган. Урта гасырларда Төньяк Боз океаны Бөек Татар океаны дип йөртелгән. Бөек Татария Көнчыгышта Татар яры белән чикләнгән һәм Татар бугазы ( култыгы) белән юылган. Соңгы ике географик атама Татар яр буе һәм Татар бугазы ( култыгы) Урта гасырлардан алып хәзерге вакытка кадәр сакланган.
Ауразия мәктәбе яктылыгында Россиянең барлык тарихы, Русьтән башлап, аның дәүләтчелеге, сәясәте һәм дипломатиясе ике ныклы нигезгә: славян — рус — православие һәм төрек — татар — исламга таяна.
Төрки халыклар руслар, украиннар һәм белоруслар белән берлектә меңнәрчә ел бергә яши. Шунлыктан, аларның телләре һәм мәдәниятләре бер- берсенә тәэсир итми калмый.
Алтын Урда чорында күп кенә дипломатик төшенчәләр һәм терминнар татар теленнән урыс теленә күчә. Киң мәйданлы халыкара сәүдә юлында Алтын Урда Көнчыгыш белән Көнбатышны бәйләүче үзәк була. Мисыр солтаннарының күбесе Алтын Урдадан чыга һәм Ватан белән тыгыз бәйләнешләрне өзми.
Рәхим Теләшев әлеге басмада билгеле Казан галиме Дамир Исхаков ясаган нәтиҗәләрне дә мисалга китерә. Исхаков татарларның килеп чыгышын өч төп концепциягә бүлә: болгар — татар, татар — монгол һәм татар- төрек теориясе. Билгеле булуынча, XIX гасырда күп кенә татарлардан тыш төрки: башкортлар, Урта Азия, Кавказ, Себер һәм Алтай халыкларын татарлар дип йөрткәннәр. Әлбиттә, татарлар белән урыслар башкаларга караганда, якынрак бәйләнештә булган һәм тыгызрак аралашкан. Хәзерге вакытта да икетеллелек киң урын алган һәм даими кулланыла. Без гаиләдә татарча сөйләшәбез, ә эштә, хезмәттә башка милләт вәкилләре белән аралашканда урыс теленә күчәбез. Урыс теле халыкара аралашу теленә әйләнде.
Ә хәзер әлеге язманың «каймагына» күчәбез. Нинди татар сүзләре урыслашып киткән соң?
Тамга — таможня, товарларга, сәүдә әйберләренә тамга салынган. Амбар — товар саклау урыны. Аршин — озынлыкны үлчәүче билге ( фарсыдан алынган арш). Лафа, мәгәреч, пай, барахло, бирка, безмен (бизмән), алтын, базар, бакалея, барыш (файда), бирка ( билге, бер — ике).
Тукымалар атамасы: бархат, кармазин, кисея, миткаль, сафьян, атлас, парча, тафта, тесьма, ферязь, фата, юфть, пенька, мишура, махра ( махровый).
Сүзләр иленә сәяхәтебезне дәвам итәбез. Алфавит сүзе — гарәп алфавитының тәүге сүзләреннән алынган, алиф һәм би. Татарча — Әлифба ( китап), карандаш ( кара таш), чердак, чолан ( чулан) һәм башкалар.
Татарлар да, урыслар да салкын кышларны бергә кичергән. Җылы киемнәр теккәннәр. Бишмәт, пима ( киез ката, валенки), кушак ( пояс) сүзләре барлыкка килгән.
Кайбер сүзләр һөнәр аша кергән. Мәсәлән, ткач — тукучы, ситец -ситса, кумач — кызыл тукыма.
Төрек — татар сүзләрен язучылар да кулланган. М.Шолоховның «Тын Дон» әсәрендә ул тулып ята. Мәсәлән, М. Лермонтов яза: » Кто ж этот путник? русский? нет. На нем чикмень, простой бишмет. Вернадский да күп төрки — татар сүзләренә игътибар итә: чоботы ( чабата), башмаки ( башмак), кафтан, казакин, кушак, тулуп татар теленнән алынган дип яза.
Балачактан таныш урыс һәм татар фольклорында да төрек — татар исеме белән аталган әкият персонажлары тулып ята: батыр, Салтан патша, Баба -яга, Балда, җен, Алладин. Без барыбыз да, «ни бельмеса не знает» дигән әйтелешне беләбез. Белмәс — татарча белми дигәнне аңлата.
Бер — берсенә якын торган сүзләр нык күп. Мәсәлән : ведь — бит, шулай бит, так ведь; очередь — чират; воронка — бүрәнкә; вьюшка — юшкә ; гарем- гарем, хәрәм; гармоника — гармун, герань — ярангөл; гиря — гер; бирюза — фирәзә; блин — белен. Әлбиттә, аларның барсын да санап чыгу мөмкин түгел.
Һәрберебезгә: » Һәр урыста татарны табып була» дигән әйтем таныш. Рәхим Теләшев фикеренчә, урыс сүзләренең милли киемен салдырсаң, суффиксын һәм азагын алып ташласаң, төрек — татар тамырына юлыгырсың.
Тел мирасы — татарлар белән урыслар арасында озак еллар аралашып яшәү нәтиҗәсендә формалашкан.
Рәхим Теләшев әлеге басманы әзерләгәндә Һәркем үз динен һәм чыгышын яхшы белергә милләтпәрвәрлек һәм ватанпәрвәрлек сыйфатларына ия булырга тиеш дигән максатны күз алдында тоткан. Язучы, тарихчы үз теләгенә ирешкән дә.
Бер язмада гына барысын да җентекләп бәяләү мөмкин түгел, урыс телен баеткан төрки — татар сүзләрен санап чыгып та булмый. Безнең телгә дә бит хәзер күп урыс һәм чит телләрдән сүзләр керде. Заманча сөйләшәбез. «Перезвони әле миңа», » Ярар, аннан договоримся», «Экзаменнар тапшырам, зачет бирәм, отпуск алам, вторник керерсең, минем телефон саны: восемь девятьсот одиннадцать һәм башкалар».
Ничек кенә булмасын, Рәхим Теләшев безне чит сүзләр белән чуарланган заман тормышы мәшәкатьләреннән беразга булса да аерылып чынбарлыгыбызга кайтырга чакыра.
Сез бу китапны укып чыгарга тырышыгыз. Күзләрегез ачылып, рухи дөньяларыгыз баеп китәчәк.
Зәрия Хәсәнова, Санкт — Петербург шәһәре һәм Ленинград өлкәсе татар журналистлары клубы рәисе.
Фотолар автор архивыннан алынды.