Җыр — моңга чикләр юк. Петербургта беренче татарча онлайн -концерт оештырылды.

Агымдагы елның 12 июнендә Санкт-Петербургта үзенчәлекле концерт узды. Мәдәни чара Россия көненә, Татар АССРының 100 һәм татар хатын -кызларының «Ак калфак» иҗтимагый оешмасының 30 еллыгына багышланды. Концертның үзенчәлеге шунда: ул онлайн форматта күрсәтелде. Милли моңнарны төньяк башкаладан ишетү мөмкинлеген Татарстан Республикасының Санкт — Петербург һәм Ленинград өлкәсендәге Даими вәкиллеге, төбәктәге «Ак калфак — Нева» хатын — кызлар берлеге Санкт — Петербург һәм Ленинград өлкәсе татарлары piter.tatar Порталы белән берлектә оештырды.

Татарстан республикасына — 100 ел

24 ел элек төзелгән Татарстан республикасының Санкт — Петербург һәм Ленинград өлкәсендәге Даими вәкиллеге ( даими вәкил Ренат Вәлиуллин) төньяк башкалада әһәмиятле урын тота. Әлеге дәүләт учреждениесе төбәктә Татарстанның икътисадый, мәдәни мәнфәгатьләрен чагылдыра.

Төньяк башкала татар порталына — 1 ел

15.05.2020 в 15:46
0
1421

Узган ел Санкт — Петербургның Милләтләр йортында тәүге татар медиафорумы узган иде. Медиафорум Татар АССРы төзелүнең 100 еллыгына багышланды. Форум Санкт — Петербург һәм Ленинград өлкәсе татар яшьләре хәрәкәтенең актив әгъзасы Равил Закиров башлангычы белән оештырылды. Әһәмиятле чараны уздыруда Татарстан Республикасының Санкт — Петербург һәм Ленинград өлкәсендәге Даими вәкиллеге зур ярдәм күрсәтте. Җитди сөйләшүдә төньяк башкаланың татар милли — мәдәни оешмалары җитәкчеләре, җәмәгать эшлеклеләре, матбугат вәкилләре һәм активистлар катнашты.

Бөек Җиңүгә — 75 ел! Муса Җәлил.

Муса Мостафа улы Җәлилов 1906 елның 15 февралендә Ырымбур өлкәсе Шарлык районы Мостафа авылында туган. Ул балачакта ук шигырьләр яза. Өлкәнең «Хөсәения» мәдрәсәсендә укый. Дин һәм заман фәннәреннән белем ала.

Бөек Җиңүгә — 75 ел. Петербург милли каһарманлык эзләрен саклый.

09.05.2020 в 19:30
0
1615

Шушы көннәрдә җир йөзендәге бөтен алдынгы кешелек Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгын билгели. Бу тарихта канлы эзен калдырган тиңсез һәм миллионлаган корбан таләп иткән аяусыз көрәшкә барлык милләт вәкилләре күтәрелә. Әлбиттә, алар арасында татар яугирләре дә кыюлык, зур батырлык һәм ватанпәрвәрлек сыйфатларына ия булуларын күрсәтә.

Петербург «Нур» гәзитенә Габдулла Тукай фатыйха бирде

Төньяк башкалада татар поэзиясе кояшы, татар күңеле ярымае Тукайның исемен мәңгеләштерү табигый хәл. Классик шагыйрь Петербургта булган. Билгеле шәхесләр белән очрашкан. Биредә Тукайның исеме белән бәйле вакыйгаларны кадерле ядкарь итеп саклаучы истәлекләр байтак.

14 февраль — Каюм Насыйриның туган көне — Татарча фән көне дә ул

14.02.2020 в 13:09
0
1726

Бу датаның Каюм Насыйри белән бәйле булуы табигый. Әгәр татар фәнен татарлар турындагы фән дип алсак, Насыйри бу өлкәдә дә иң беренчеләрдән булып халкыбызның этнографиясен өйрәнгән милләттәшебез. Татарча фән дип гомумән дөньякүләм фәнни белемнең туган телебездәге өлешен атасак, шулай ук, Каюм бабайның язган дәреслекләрен, тәрҗемә иткән терминнарын, ясаган ярдәмлекләрен искә төшерәбез