Герой — шагыйрь туган көн милли йолага әйләнде

Мин яшәргә телим бирер өчен

Илгә соңгы йөрек тибешен.

Үлгәндә дә әйтә алсам иде,

Үлдем, диеп, туган ил өчен.

Түзә алмабыз, кара кан да коярбыз —

Басарбыз, киртәләргә бирмәбез юл:

Теләсәләр асарлар, без үләрбез,

Ләкин һичбер вакытта булмабыз кол.

19 майда Санкт-Петербургта татар халкының данлы улы, Советлар Союзы Герое, Ленин премиясе лауреаты, билгеле антифашист, герой-шагыйрь Муса Җәлилгә һәйкәл ачылуга тугыз ел тула.

Төньяк башкаладагы Һәйкәлгә «Татар халкының бөек улы, Ленинградны яклаучы, көрәшче-шагыйрь, антифашист Муса Җәлилгә», дип язылган. 

Муса Җәлил һәйкәле Санкт-Петербургның Василеостровский районында Урта проспект һәм Гаван урамнары кисешкән скверда урнашкан.  Һәйкәлне Башкортстанда туып-үскән скульптор, Тукай, Атаулла Баязитов, Пушкин һәм Гумилев һәйкәлләре авторы Әхнәф Зыякаев иҗат итте.  Һәйкәлне 2011 елның 19 маенда ачу тантанасында Президент Рөстам Миннеханов катнашкан иде.

Муса Җәлил Ырынбур өлкәсенең Шарлык районы Мостафа авылында 1906 елның 15 февралендә ярлы крестьян гаиләсендә туган. 1929 елдан ВКП(б) әгъзасы була. 1919 елда комсомолга керә. Гражданнар сугышында катнаша, Дутов армиясе белән көрәшә. Ул вакытта аның беренче шигырьләре басыла.

Төньяк башкалада Муса Мостафа улы Җәлиловка һәйкәл ачылу табигый. Бөек Ватан сугышы барышында шагыйрь, өлкән политҗитәкче һәм “Отвага” газетасы хәбәрчесе буларак, Ленинград һәм Волхов фронтында көрәшә. 1942 елда яраланып тоткынлыкка эләгә. Әмма тоткынлыкта  -Шпандау концлагеренда да фашизмга каршы көрәшне туктатмый. Яшерен татар оешмасы “Идел-Урал” легионы әгъзасы буларак зур эш алып бара, төрмәдән качу өчен төркем оештыра. Ләкин бер бәндә аларны сата. Гестапочылар Мусаны Берлинның Моабит төрмәсендәге аерым  камерага яба. Ихтыярын сындыра алмагач, үлемгә хөкем итәләр 1944 елның 25 августында Берлиндагы Плётцензее төрмәсендә  Муса Җәлилне башка көрәштәшләре белән бергә гильотинада үлем җәзасына хөкем итәләр.   

Озак вакыт Муса Җәлилнең язмышы билгесез була. Фидакарь эзләнүләр шагыйрьнең фаҗигале язмышын ачыкларга ярдәм итә. Муса Җәлилнең төрмәдә язган “Моабит дәфтәре”н бельгияле антифашист Андре Тиммерманс алып кайта. Ул аларны Советлар Союзы консулына тапшыра. СССР Югары Советы Президиумының 1956 елның 2 февралендәге  указы белән немец-фашист басып алучыларына каршы көрәштә күрсәткән искиткеч батырлыгы һәм каһарманлыгы өчен Муса Мостафа улы Җәлиловка (әдәби псевдонимы — Муса Җәлил) Советлар Союзы Герое (үлгәннән соң) исеме бирелә. 1957 елда “Моабит дәфтәре” җыентыгы өчен Ленин премиясе лауреаты исеме бирелә. Дәфтәрләр Татарстан Республикасының Дәүләт музеенда саклана.

Санкт-Петербург татарлары Муса Җәлилне онытмый. Ел саен петербурглылар  герой-шагыйрь һәйкәле янына мәдәни чарага җыела. Шагыйрьне хөрмәтләп — олылап чәчәк гөлләмәләре сала. 

Данлы һәм дулкынландыргыч милли йолага әйләнгән мәдәни чараны быел да Татарстан республикасының Санкт — Петербург һәм Ленинград өлкәсендәге Даими вәкиллеге ( даими вәкил Ренат Вәлиуллин) күңелләрдә якты истәлек булып калырлык итеп  оештырган иде.

Зәрия Хәсәнова, журналист

Добавить комментарий

, ,
Похожие новости