Казан белән Петербург тарихи бәйләнгән

Бүген өч тарихи вакыйгага нигез салынган көн.

1.1920 елның 27 маенда Мәскәүдә ТАССР оештырылу турындагы декретка кул куела. Быел Татарстан республикасының 100 еллыгы;

2. Моннан 317 ел элек 27 майда Санкт-Питер-Бурх ныгытмасы  төзелешенә тәүге таш салына;

3. 1996 елның 27 маенда  Татарстан республикасының Санкт — Петербург һәм Ленинград өлкәсендәге Даими вәкиллеге төзелә.

Әлбиттә, рухи башкалабыз — Казанга 1000 елдан артык,  Болгар җирендә ислам кабул ителүнең 1100 еллыгы якынлашуын яхшы беләбез. Татар халкы тарихы  гаять бай һәм үрнәкле. Безне барысыннан да бигрәк Казан белән Петербург бәйләнеше кызыксындыра.

24 ел элек төзелгән Татарстан республикасының Санкт — Петербург һәм Ленинград өлкәсендәге Даими вәкиллеге ( даими вәкил Ренат Вәлиуллин) төньяк башкалада әһәмиятле урын тота. Әлеге дәүләт учреждениесе төбәктә Татарстанның икътисадый, мәдәни мәнфәгатьләрен чагылдыра.  

Россиянең Төньяк-Көнбатыш төбәгендә Татарстан республикасы вәкиллеген төзү идеясе узган гасырның туксанынчы елларында туган. СССР таркалганнан соң, союз һәм республика карамагындагы министрлыклар һәм ведомостволар эшчәнлеге туктатыла. Шунлыктан, төбәкләрдә даими вәкиллекләр оештыру көн кадагына суккан, кичектергесез мәсьәлә була.

Тәүге елларда төбәктә Татарстан мәнфәгатен даими вәкил республика Хөкүмәте биргән ышаныч кәгазенә нигезләнеп яклый. 1994 елда Сәүдә-икътисад вәкиллеге, ә 1996 елда Татарстан республикасының Санкт-Петербург шәһәре һәм Ленинград өлкәсе Даими вәкиллеге барлыкка килә.

Даими вәкиллек эшне өч төп юнәлештә алып бара. Бу – икътисадый элемтәләр, мәдәни программа һәм милләттәшләр белән бәйләнеш. Төп максат — шәһәрдә һәм өлкәдә яшәгән татарларның милли үзенчәлеген, телен, мәдәниятен һәм гореф-гадәтләрен сакларга ярдәм итү.

1996 елда Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев һәм Санкт-Петербургның ул вакыттагы губернаторы Владимир Яковлев кул куйган “Икътисадый, фәнни-техник һәм мәдәни өлкәләрдәге хезмәттәшлек принциплары” турындагы килешү ике арадагы мөнәсәбәтләрне көйләүче төп документ була. Шушы документ нигезендә төбәкара хезмәттәшлекне һәрьяклап үстерүче тагын берничә килешү төзелә.

Хәзерге вакытта илдә икътисад торышы туксанынчы еллардагы кебек үк кискен тормый.  Даими Вәкиллек Татарстанның эре һәм урта предприятие-учреждениеләренә биредә үз филиалларын булдыруда ярдәм итә. Петербург базарына “Татнефть-Балтика”, “Ак Барс» банкы, “Восток” сәгать заводы, “Татспиртпром”, “Татпетро” оешмалары, “Мир” һәм “Свияга” маркалы суыткыч эшләү заводлары, “КамАЗ”, “Нижнекамскшина” предприятиеләре, “Спартак” аяк киемнәре фабрикасы, “Красный Восток” сыра кайнату компаниясе һәм башкалар чыга. Хәзер алар үзгәреш кичерде яки үзаллы эш итә.

Казан һәм Петербург бер сулыш белән яши. Ике араны бәйләгән тарихи чаралар җитәрлек.

Бөек Ватан сугышы чорында Ленинград шәһәрен яклап күп татарстанлылар башын салды. Бу турыда обелискларда һәм мәрмәр ташларда язылган татар фамилияләре дә ачык сөйли. Пискарев мемориал зыяратында Ленинградны немец-фашист илбасарлары утка тотканда һәлак булган 20 мең татарга тактаташ кую истәлекле вакыйгаларның берсе булды. Санкт — Петербургта һәм Тосно шәһәрендә Муса Җәлил исеме белән бәйләнгән тарихи урыннар барлыкка килде. Батыр шагыйрьнең исеме хәзер төньяк башкаладагы  мәктәп музейларында урын алды.

2000 елда төньяк башкаладагы Даими вәкиллек инициативасы белән, Бөек Ватан сугышы чорында Ленинград шәһәре һәм өлкәсе җирендә һәлак булган, госпитальдә үлгән, вакытсыз югалган ул вакытка билгеле 13 мең 44 яугирнең исеме кергән Хәтер китабы дөнья күрде. Узган ел «Без сиңа ярдәмгә килдек, камалыштагы Ленинград» китабы нәшер ителде.

Санкт-Петербургта татар халкының тарихы һәм мәдәнияте буенча искиткеч бай фәнни һәм мәдәни кыйммәтләр тупланган. Нәкъ шуның нәтиҗәсендә Дәүләт Эрмитажының Татарстан башкаласында даими эшләүче филиалын ачу, Санкт-Петербургның — 300, Казанның 1000 еллыгы уңаеннан күргәзмәләр оештыру мөмкин булды. Киләчәктә дә, Казанда һәм Санкт — Петербургта истәлекле күргәзмәләр оештыру күздә тотыла.

Казанда Урыс дәүләт музее филиалын булдыру өчен Дәүләт сынлы сәнгать музее белән сөйләшүләр алып барылды.

Ә инде, бераз гына романтикага бирелеп, алда торган мөһим планнарга килгәндә, ул Санкт — Петербургта  татар мәктәбе (сыйныфы)  ачу, үзешчән сәнгатьне күтәрү, милли гәзитне аякка бастыру белән бәйле.

Татарстан республикасының Санкт — Петербург һәм Ленинград өлкәсендәге Даими вәкиллеге шәһәрдәге һәм өлкәдәге татар иҗтимагый оешмалары һәм җәмгыятьләре белән тыгыз элемтәдә яши һәм эшли. Шуңа күрә алда торган җаваплы бурычларны ул лаеклы үтәчәгенә ышаныч зур.

Агымдагы елның 28 июнендә шәһәр иҗтимагый милли-мәдәни мохтәрияте (рәисе Рәис Яркәев) оештырылуга 23 ел тула. Ул Санкт-Петербургның «Нур», «Чишмә», «Юлдаш» һәм чит илдәге татарлар белән элемтә тоткан «Ватан» җәмгыятьләре ярдәмендә теркәлде. Мохтәрият милли һәм дини ислам мәдәниятен арытаба үстерү, башка милләт вәкилләре белән дуслыкны һәм хезмәттәшлекне ныгыту максатыннан төзелде. Татар милли-мәдәни мохтәрияте Санкт-Петербургта төзелгән беренче милли оешма. Ул Россия Федерациясенең “Иҗтимагый оешмалар турында” һәм “Милли-мәдәни мохтәрият турында” гы Законнары нигезендә барлыкка килде.

Быел Санкт-Петербург шәһәренә нигез салынганга 317 ел. Нева ярларында татарлар да шулкадәр чор яши. Алар төньяк башкаланы тәүге төзүчеләр була. Татарлар Петербургта, иң тәүдә, төзүчеләр, хәрбиләр булган, сәүдә белән шөгыльләнгән. Биредә күренекле руханилар эшләгән. Бөек һәм олуг Җәмигъ мәчете дә биредә салынган. Ул күренекле көнчыгыш мөселман архитектурасы һәйкәле булып тора. Русиядәге тәүге Корән шушында басыла. Дипломатлар, тәрҗемәчеләр, Санкт – Петербург император университеты укытучылары арасында да татарлар булган.

Милләттәшләр истәлегенә Петроград ягында Татар тыкырыгы сакланган. Биредә билгеле Татар бистәсе булган. Шушы ук җирлектә Казан һәм татар җәмәгатьчелеге ядәме белән бөек Габдулла Тукайга һәйкәл куелды. Аны талантлы сынчы Әхнәф Зыякаев иҗат итте. Халкыбызның бөек шагыйре Габдулла Тукай һәйкәле куелган сквер татарларның гына түгел, петербурглыларның да яраткан ял урынына әйләнде. Анда татар рухы хакимлек итә.

Петербургта татар җәмәгатьчелеге бүген дә күпкырлы һәм күптөрле тормыш белән яши. Милли – мәдәни, ветераннар, дини, хатын –кызлар, спорт җәмгыятьләре күптән үзен танытты. Бер ел элек барлыкка килгән Санкт — Петербург һәм Ленинград өлкәсе татарлары порталы (җитәкчесе Равил Закиров) яңалыклар белән дими таныштырып бара. Тормышыбызның аерылгысыз бер өлешенә әйләнде.

Татарстан республикасына — 100 еллыгына Петербург татарлары җитди әзерләнә, бүләкләр хәзерли.

Төньяк башкала икътисадына, фәненә, мәдәниятенә сизелерлек өлеш керткән милләттәшләребез җитәрлек. Татар халкының күренекле вәкилләре хакында ихтирам белән күп язылды.

Санкт-Петербург музейларында ата – бабаларыбыздан калган күп хәзинә саклана. Бу хәзинәләрне төрек, ислам, дин белгечләре өйрәнә. Казанлылар, һичшиксез, “Кобрат хан хәзинәләре” һәм “Алтын Урда хәзинәләре” кебек бай күргәзмәләрне хәтерлидер. Алар Дәүләт Эрмитажы фондыннан алып күрсәтелгән иде. Бу олуг күргәзмәләрне Татарстан Республикасының Санкт – Петербург һәм Ленинград өлкәсендәге Даими вәкиллеге оештырды.

Биредә күренекле кешеләр күп булган һәм бар. Санкт – Петербург Җәмигъ мәчете төзелешен әйдәүче, Русиядә тәүге татар гәзите “Нур”ны оештыручы һәм аның мөхәррире Ахун Атаулла Баязитов шул чагу шәхесләрнең берсе. Әлбиттә, Сайра Вельшакова, Иниятулла Кутуев, Әнвәр Сәетбагин, Шамил Акбулатов, Наил Кикичев, Лев Гумилев, Әнәс Халидов, Гәрәй Баиров һәм Фәттах Кутушев кебек күренекле милләттәшләрнең һәркайсы хакында аерым китап язарга мөмкин булыр иде. Әмма бер хәбәрдә генә төрле вакыйгаларга бай җәмгыять тормышын тулысынча яктырту мөмкин түгел.

Санкт-Петербург белән Казан арасы башка бүтән бөтен шәһәрләргә караганда да якынрак, элемтәләр нык кебек…  Санкт-Петербург һәм Казан дөньякүләм мәдәният һәм сәнгать үзәге булып тора, ике шәһәр дә рухи, тарихи һәм архитектура мирасына бай. Биредә Казан, Татарстан башкаласында Санкт-Петербург урамы бар.

Араларны эшлекле мөнәсәбәтләр бәйли. Ике бөек шәһәрнең дусларча мөнәсәбәтендә «Казанның 1000 һәм Санкт-Петербургның 300 еллыгы уңаеннан ике яклы чаралар үткәрү хакында» килешү кабул итү яңа юнәлеш булды. Нева шәһәрендә «Казан аллеясы» барлыкка килде, анда 300 юкә утыртылды. Казанның 1000 еллык юбилеен билгеләгәндә Санкт-Петербургның социаль — икътисади, җитештерү-хуҗалык, фәнни-мәгариф һәм мәдәни өлкәләре булышты. Хәзерге чорда яшәгән казанлылар да, петербурглылар да ике шәһәрнең бөек тарихи юбилейлары шаһиты булулары белән горурланачак әле. Бу юбилейларны үткәрүдә безнең милләттәшләр зур өлеш кертте.

Санкт-Петербургта Казан бер утрау ул. Биредә Казан мәйданы, ике Казан урамы, Нева проспектында Казан күпере, тәүге милләттәшләр яшәгән Татар тыкрыгы һәм башкалар бар.

P.S. Әлеге язманы әзерләгәндә үземнең ул вакыттагы даими вәкил Шамил Әхмәтшин һәм  Санкт — Петербург Татар милли — мәдәни мохтәрияте рәисе Рәис Яркәев белән үткәргән әңгәмәләремне кулландым.

Зәрия Хәсәнова,

Санкт – Петербург  һәм Ленинград өлкәсе татар журналистлары клубы рәисе

Добавить комментарий

, ,
Похожие новости