19 май — Татар матбугаты көне

Милли басма Петербургта туды Барыбызга да мəгълүм, 1808 елдан башлап татарлар үз телендə гəҗит нəшер итү өчен көрəш алып барган. Бары тик 1905 елгы революция генə Атаулла Баязитовка бу телəгенə ирешергə ярдəм итə. 1905 елның 2 сентябрендə «Нур — Свет» гəҗитенең тəүге саны дөнья күрə. Əлеге олы вакыйганы миллəттəшлəр белəн бергə Габдулла Тукай да бик сөенеп каршы ала