Милли басма Петербургта туды Барыбызга да мəгълүм, 1808 елдан башлап татарлар үз телендə гəҗит нəшер итү өчен көрəш алып барган. Бары тик 1905 елгы революция генə Атаулла Баязитовка бу телəгенə ирешергə ярдəм итə. 1905 елның 2 сентябрендə «Нур — Свет» гəҗитенең тəүге саны дөнья күрə. Əлеге олы вакыйганы миллəттəшлəр белəн бергə Габдулла Тукай да бик сөенеп каршы ала.

Аны «Татарлар өчен бөек бəйрəм» дип атый. Төньяк башкаладагы тəүге басма Русия төбəклəрендə бер — бер артлы гəҗитлəр чыга
башлауга этəргеч була. Атауллы Баязитов җитəкчелегендə «Нур — Свет» 1914 елның 21 июненə кадəр басыла. Аннары татар матбугаты озакка сузылган 76 елга нəшер ителүдəн туктый.

Төньяк башкалада » Нур — Свет» тарихның һəр борылыш — сынауларын ул үз язмышында кичереп бара.


«Нур — Свет»ның дөньяга икенче тууы туксанынчы елларга туры килə. Тəүге санына милли һəм рухи телəктəшлек белдерү йөзеннəн исемен дə «Нур — Свет» дип калдыралар. Санкт-Петербургта татар матбугатын тернəклəндерү өчен җəмəгатьчелек актив эш алып бара.

Аеруча, Ленинград татар мəдəни үзəге рəисе Мөхлисə Зарипова, һөнəри журналист Рəхим Телəшев һəм туган якны өйрəнүче, публицист Дауд Əминев һəм эшкуар Тəлгать Сəлаховлар
аеруча зур көч сала. Гəҗитнең тəүге саннарына мəкалəлəр туплаганнан соң, баш мохəррир эзли башлыйлар. Шул
вакытта Урта Азиядəн Əлфинора Гафурова кайтып төшə. Аңа əлеге вазифаны тəкъдим итəлəр. Ул риза була. Озак еллар «Нур — Свет» ны җитəкли.


Гадəттə, бигрəк тə Казанда, «Нур — Свет»ның яңару чорын Гафурова исеме белəн бəйлилəр.
Хакыйкать хакына əйтергə кирəк, гəҗитнең яңадан басыла башлавы, яңарыш чоры бик күплəр хезмəтенə бəйлəнгəн.

2002 елның 1 мартыннан гəҗитнең баш мохəррире Ринат Мəһдиев була. Берничə ел миңа — Зəрия Хəсəновага да «Нур — Свет» та баш мохəррир урынбасары булырга туры килде. Ул
вакытта татарча мəкалə- язмалар да дөнья күрде.


Санкт — Петербург татар милли — мəдəни мохтəрияте рəисе Рəис Яркəев бик озак еллар «Нур — Свет»ны матди яктан тэмин итте. Аның урынбасары Ирина Журавлева гəҗитнең өзлексез
басылуына иреште. Малтабар Сəлим Хəсəнов та берничə ел гəҗитнең баш мохəррире булды.


Менə шулай, «Нур — Свет» кулдан — кулга күчə — күчə төрле елларда төрле вакыт дəвамында басылып барды.


Бүгенге көндə » Нур — Свет» ның дини басылмасы Җəмигъ мəчете каршында нəшер ителə. Əйтергə кирəк, биредə «Нур» гəҗите басылудан туктап торганы юк.

Кызганычка каршы, Санкт-Петербург һəм Ленинград өлкəсе татарларының иҗтимагый-сəяси һəм мəгърифəти гəзите “Нур-Свет” əлеге вакытта нəшер ителми.


Адəм баласы, дөньяви тормыштан хəбəрдəр булырга тиеш. Ул аңа саф һава кебек кирəк.


Санкт- Петербург һəм Ленинград өлкəсендə яшəүче миллəттəшлəр үз төбəгендəге яңалыкларны бер ел элек оештырылган татар порталы битлəреннəн ала. Кем белə, бəлки тормыш үзгəреп китеп, килəчəккə ышаныч артып, язмыш безгə тагын Атаулла Баязитовларны бүлəк итəр. Туган телдə басмалар нəшер ителеп. күңеллəр нур белəн тулыр.

Зəрия Хəсəнова, Санкт- Петербург һəм Ленинград өлкəсе татар җурналистлары клубы рəисе.

Зария Хасанова

Добавить комментарий

Похожие новости